Проект турында

Заманча мәгълүмати һәм коммуникацион технологияләрнең үсеше һәм аларны куллану мәгълүмати ресурсларны, шул исәптән, китап-нәшрият проектларын саклау урыннарын булдыруның яңа юлларын эзләүгә, алардан кулланучылар файдалана алырлык ысул-алымнар оештыруга этәрде. Әлеге юнәлештә кулай һәм нәтиҗәле эшләүгә беренче адымнар электрон китапханәләр системасын (ЭКС) гамәлгә кертү ярдәмендә ясала. Интернет челтәре аша төрле электрон документларны нәтиҗәле куллану һәм аларны ышанычлы саклау мөмкинлекләрен тудырган электрон китапханәләр бүгенге көндә бик актив оештырыла башлады.

Татарстан Республикасы – Россия Федерациясенең милли электрон китапханә системасын гамәлгә керткән беренче төбәге. Татарстанның эре китапханә фондларын, китап архивларын колачлаган әлеге проект “Таткнигафонд” дип атала.

Проект Татарстан Республикасы Президенты ярдәме белән оештырылды. Татарстан Республикасы хөкүмәте исеменнән дәүләт заказы белән Республиканың матбугат һәм массакүләм мәгълүмат агентлыгы “Татмедиа” чыкты.

Проектның максаты – татар әдәбиятын популярлаштыру, милли мирасны саклауга булышлык күрсәтүче милли татар электрон китапханә ресурсын оештыру һәм үстерү; кызыксыну белдергән барлык затларны, шул исәптән, Россия Федерациясенең төрле төбәк һәм өлкәләрендә, чит илләрдә яшәүче ватандашларыбызны татар авторлары әсәрләре һәм шулай ук Татарстанның тарихи-мәдәни мирасы һәм заманча тормышына багышланган башка төр басмалар белән таныштыру мөмкинлеген тудыру.

“Конспект” куллану сервисы әсәрләрнең төп текстлары белән төрле яклап эшләү, китаплардан, авторлык хокукларын саклап, өземтәләр алу һәм аларны текст һәм мәкаләләр язганда файдалану мөмкинчелеген бирә.

Татар китапларын бастыру тарихыннан...

Татарларда китап бастыру эше күп гасырларга сузылган, бай, мавыктыргыч тарихи язмышка ия һәм Россия милли басмалары арасында югары статус били. Татар китаплары – гасырлардан гасырларга күчеп, халыкның милли үзаңын үстерү, тарихын, мәдәниятен саклап калуга булышлык күрсәткән рухи хәзинә. Татарлар, төрки халыклар арасында беренчеләрдән булып, хәреф җыеп китап бастыра башлыйлар. Моңа кадәр 1000 ел элек үк беренче кулъязма китаплар языла башлый. Безнең көннәргә кадәр сакланып калган әдәби әсәрләрнең иң борынгыларыннан берсе – Кол Галинең XIII гасырда иске әдәби татар телендә язылган “Кыйсса-и Йосыф” поэмасы.

XIX гасырда китап бастыра башлаганчы, татарлар кулъязма китаплардан файдалана. Татарларда кулъязма китаплар язу, барлык мөселман Көнчыгышындагы кебек үк, катлаулы һөнәрләрдән санала. Мондый китапларның бәясе югары булуга карамастан, алар киң кулланылышта була.

Китап бастыру эше җайга салынганнан соң, 1917 елга кадәр гарәп графикасы нигезендә 15 мең китап бастырыла. Аларның гомуми тиражы 50 млн. данә тәшкил итә.

Идел буенда басылган китаплар күптөрлелекләре белән аерылып тора. Китапларга ихтыяҗ зур булганлыктан, алар милләттәшләребез арасында гына түгел, башкортлар, казахлар һәм башка тугандаш халыклар арасында да тарала. Зур тиражлар белән бастыру урта гасыр әдәбиятының күп кенә кыйммәтле ядкярләрне югалудан саклап кала. “Идегәй” дастаны (татар халык эпосы), “Кыссасел-әнбия” (Рабгузи, XIII башы – XIV ахыры ), "Нәһҗел-фәрадис" (Мәхмүт Болгари, 1358 ел), "Гөлстан бит-төрки" (Сәйф Сараи, 1391 ел), “Җөмҗөмә солтан” (Кисекбаш, XIV гасыр), “Корьәни тәфсир”, шулай ук, Әбүгалисина, Сәгъди кебек көнчыгыш галимнәре һәм шагыйрьләренең китаплары мәдрәсәләрдә шәкертләр өчен уку әсбаплары ролен үти. Алар кулъязма рәвешендә дә, басма китаплар рәвешендә дә таратыла.

Татарстанда китап бастыру эше хәзерге көндә дә актив дәвам итә. Бүгенге көндә республикада 40тан артык китап нәшрияты эшли. Алар арасында эшчәнлек юнәлешенең күпкырлылыгы белән Татарстан китап нәшрияты аерылып тора. Ел дәвамында биредә 100дән артык китап һәм брошюралар бастырыла. 90 еллык тарихы булган әлеге нәшриятның формалашуы Г.Ибраһимов, В.Шәфигуллин, Г.Камал, Г.Нигъмәти, Г.Толымбай, Ф.Бурнаш, Ф.Сәйфи, И.Рәми кебек татар зыялылары исемнәре белән бәйле. Аларга алмашка Н.Баян, Ф.Кәрим, А.Шамов, Г.Бәширов, С.Хәким, М.Садри һәм башкалар килә.

Татарстан Республикасының алдынгы китап нәшриятлары исемлегендә шулай ук “Мәгариф”, “Заман”, “Милли китап”, “Яңалиф” нәшриятлары, “Рухият” фонды, “Хәтер китабы” редакциясе һәм башкалар. Милли басмаларга Татарстан Республикасында гына түгел, Россиянең күп кенә өлкә һәм төбәкләрендә, татарлар күпләп яшәгән ерак һәм якын чит илләрдә дә ихтыяҗ зур.

“Таткнигафонд” проекты интеллектуаль милек турындагы законнар җыелмасының (Россия Федерациясе Гражданнар кодексының 4 кис.) барлык таләпләренә туры китерелеп тормышка ашырыла. Авторлык хокуклары тарафыннан сакланган әсәрләр китап нәшриятлары һәм әлеге хокукларга ия булган башка затлар белән турыдан-туры килешүләр төзү нигезендә кулланыла.

1997 елны гамәлгә кертелгән 997нче номерлы “Татар әлифбасын тәртипкә кертү” Татарстан Республикасы Законына туры китереп, проектта рус графикасы нигезендә татар телен куллану бөтен дөньяда яшәүче татарларның мәдәни элемтәләрен ныгытуны, татар халкының милли һәм шул исәптән заманча әдәбиятына кызыксыну уятуны күз алдында тота.

“Таткнигафонд” проектын гамәлгә кертү Татарстан Республикасы Конституциясенең 14 нче матдәсенә туры китерелеп Татарстан Республикасыннан читтә яшәүче татарларның милли мәдәниятын үстерү, телен һәм яшәү үзенчәлекләрен саклап калуга юнәлдерелгән.

Проектны техник реализацияләү һәм аңа булышлык күрсәтүне Россиянең иң эре “Книгафонд” белем бирү электрон китапханә системасы оештыручы оператор - “Центр цифровой дистрибуции ҖЧҖ" тормышка ашыра (ФС 77 – 35572 №лы ММЧ теркәү таныклыгы 2009 елның 5 мартында, 2009615653 №лы программа теркәлүе таныклыгы 2009 елның 9 октябрендә, 2009620365 №лы мәгълүматлар базасын теркәү таныклыгы 2009 елның 29 июнендә бирелә).

“Таткнигафонд” проектының үсеше яңа куллану сервисларын гамәлгә кертүне, китап саклау урыннарын Татарстан китап нәшриятлары, китапханәләре һәм архивлары хисабына яңа китаплар белән тулыландыруны һәм киләчәктә әлеге сайтның татар телендәге китапларның электрон версияләрен туплаган иң эре милли электрон китапханәгә әвереләчәген күз алдында тота.