Кулланучы Килешүе

Әлеге Кулланучы Килешүе (алга таба – Килешү) юридик көчкә ия документ булып санала һәм Кулланучы белән “Таткнигафонд” электрон китапханә системасы (ЭКС “Таткнигафонд”, Система) арасында төзелә.

Әлеге Килешүнең шартлары һәм кагыйдәләре буенча, Система Кулланучыларга хезмәт күрсәтә, ике якның да хокукларын һәм бурычларын билгели; Кулланучы Системадан файдалану шартларын һәм кагыйдәләрен бозса, аны җаваплыкка тарта.

Терминнар һәм төшенчәләр

Әлеге Килешү максатыннан санап үтелгән терминнар, төшенчәләр, сүзләр һәм гыйбарәтләр түбәндәге мәгънәгә ия булачак:

  • “Таткнигафонд” электрон китапханә системасы – нигездә татар телендәге китапларны үз эчендә туплаган һәм аларны укырга, конспектлаштырырга мөмкинлек биргән система.
  • “Таткнигафонд” ЭКСның хуҗасы һәм операторы – ФДУП “Татарстан китап нәшрияты” (алга таба – Администрация, Системаның Администраторы).
  • Кулланучы – www.tatknigafund.ru сайтына кергән һәм теркәлгән, әлеге Килешүнең кагыйдәләрен һәм шартларын кабул иткән, хезмәттән файдаланырга теләгән кеше.
  • Контент – текстлар, китаплар, программалар, фонограммалар, фотографияләр, графика, видео, хатлар һәм “Таткнигафонд” ЭКС битләрендәге башка материалларны үз эчендә туплаган информацион массив; Системада теркәлгән Кулланучы бу файллардан файдалана ала.
  • Конспект – Система тарафыннан тәкъдим ителгән һәм Кулланучыга үз фикерен белдерергә һәм язып куярга, нинди дә булса әсәрнең кыскача эчтәлеген төзергә, аны цитаталар белән бастырырга, сакларга, редакцияләргә, нәтиҗәсен бастырырга, ә билгеле бер шартларда Системаның башка Кулланучыларына да аннан файдаланырга мөмкин бирүче хезмәт.

Гомуми шартлар

  1. Килешү төзүче ике як – Системаның Администраторы һәм Кулланучы аның Яклары дип атала.
  2. Әлеге Килешү Россия Федерациясенең гамәлдәге законнары һәм нормалары нигезендә төзелә.
  3. Әлеге Килешү ачык официаль документ булып санала. Сайтта теркәлгән Кулланучы әлеге Килешүне һәм Килешүдә күрсәтелгән барлык кагыйдәләрне үтәргә бурычлы.
  4. Кулланучы, Килешүнең шартларына риза булып, Системаның сайтында теркәлгәннән соң гына, әлеге Килешү гамәлгә кертелә.Теркәлер алдыннан, Кулланучы Килешүнең барлык положениеләрен игътибар белән укып чыгарга тиеш.
  5. Система администраторы теләсә кайсы вакытта әлеге Килешүне үзгәртә ала. Килешүнең яңа версиясе сайтта урнаштырылып, биш эш көне үткәннән соң, үзгәрешләр гамәлгә кертелә. Кулланучы әлеге үзгәрешләр белән риза булмаса, ул Система тәкъдим иткән хезмәтләрдән баш тартырга мөмкин.

Килешүнең предметы

  1. Әлеге Килешүнең предметы – Системаны Кулланучыларга гамәлдәге Килешүдә күрсәтелгән хезмәтләрне (сервисларны) тәкъдим итү. Система Кулланучыларга түбәндәге хезмәтләр төрлелеген тәкъдим итә:
    • Тулы басмаларның электрон каталогыннан файдаланырга мөмкинлек бирү;
    • Мәгълүматларны эшкәртү хезмәтләре белән эшләү (конспект төзү, кыстырма ясау, билгеләү, цитата китерү, бастыру һ.б.);
    • Системаның навигация (файлларының урнашу урынын билгеләү) һәм эзләү чаралары белән эшләү;
    • Кулланучыларның текстларны шәрехләве, комментарийлар калдыруы, аларга рецензияләр язуы, “Таткнигофонд” электрон-китапханә системасы һәм Кулланучының башка материалларына (алга таба – Кулланучы контентына) бәя бирүе;
    • “Таткнигафонд” ЭКСда тупланган башка төр хезмәтләрдән файдалану;
  2. Хәзерге вакытта сайтта булган хезмәтләр (сервислар), шулай ук аларның үзгәртелүе, үсеше һәм/яки яңа төрләренең өстәлүе гамәлдәге Килешүнең предметы булып санала.
  3. Кулланучы барлык хезмәтләрнең Системаның эчке регламенты белән килешеп эшләнгәнлеген аңлый һәм аның белән килешә. Система хезмәтләреннән файдалану өчен, Кулланучының билгеле бер стандартларга туры килгән санагы (компьютеры) интернетка кушылган булырга, ә Кулланучы үзе сайтта теркәлергә тиеш (түбәнрәк карагыз). Интернетка кушылу, тиешле җиһазларны һәм программа продуктларын алу һәм җайлаштыру Кулланучы тарафыннан мөстәкыйль рәвештә эшләнә һәм гамәлдәге Килешүдә билгеләнми.
  4. Кулланучы, ЭКС хезмәтләреннән (сервисларыннан) файдаланып, “Таткнигофонд” үзенең контентын сайтка урнаштыргач, Администрация тарафыннан аның хуҗасы булып исәпләнә.
    Чын Кулланучы Администрациягә түбәндәге пунктлар буенча гарантия бирә:
    • Кулланучы үз контентына кергән материаллардан файдалану, аларны күрсәтү, шулай ук авторлык хокуклары һәм катнаш хокуклар объектларын киң массаларга җиткерү хокукына ия;
    • Үз контентын сайтка урнаштырганда, Кулланучы гражданнарның, ә шулай ук саклана торган материаллар контентына кертелгән авторларның шәхси хокукларын саклап эш итәргә, шулай ук Россия Федерациясенең гамәлдәге кануннарына туры китереп эшләргә тиеш;
    • Кулланучы “Таткнигофонд” ЭКС хезмәтләреннән (сервисларыннан) файдаланып кылынган эш-гамәлләренең дөреслеге, кануннарга туры килүе, аларның нәтиҗәләре, ияләре өченче затлар булган материалларны хокуксыз күрсәтү, киң массаларга җиткерү, өченче затларның намусларын, дәрәҗәләрен һәм эш репутацияләрен куркыныч астына куюы өчен җаваплы.
    • Үзенең контентын сайтның теләсә кайсы өлешенә урнаштырып, Кулланучы Администрациягә аның копияләрен ясау, ачык рәвештә куллану, күрсәтү, эшкәртү, тәрҗемә итү һәм тарату хокукын бирә.

Теркәү

  1. Система хезмәтләреннән файдалану өчен, Кулланучы теркәлергә һәм шәхси мәгълүматларын расларга тиеш. Теркәлгәндә, Кулланучы, тәкъдим ителгән теркәү формасын тутырып, фактик яктан дөрес, тулы һәм актуаль мәгълүматлар бирергә тиеш. Теркәлгәннән соң, әлеге мәгълүматлар алышынса, Кулланучы аны мөмкин кадәр тизрәк үзгәртергә тиеш.
  2. Кулланучы, теркәлгәндә, Система администраторына биргән шәхси мәгълүматларының (шул исәптән исем-фамилиясенең һ.б), әлеге Килешүнең максатларын үтәү, статистика ясау өчен, Система Администраторында саклануына, шулай ук, “Таткнигафонд” ЭКСда теркәлгән иҗтимагый группалар хакында гомуми белешмә ясау һәм аларны санау өчен, Администрация тарафыннан файдаланылуына риза була.
  3. Теркәү вакытында Кулланучы, системаның аерым бер хезмәтләреннән файдалану мөмкинлеген булдыру өчен, мөстәкыйль рәвештә үзенең теркәлү исемен (Логин) һәм Кулланучы паролен (Пароль) билгели. Сайт Сезне, Кулланучы буларак, Логиныгыздан таный. Администратор кайбер логиннарны (шул исәптән, дөрес булмаган һәм кеше шәхесен түбәнсетә торган логиннарны) куллануны тыя һәм/яки аларны кулланыштан алып куя.
  4. Кулланучы үз Логины һәм Пароленең конфиденциальлеге өчен, шулай ук Системада аның Логины һәм Паролендә кылынган барлык гамәлләр өчен җаваплы. Кулланучының үз теркәлү мәгълүматларын (Логины белән Паролен) өченче затларга бирергә һәм, Администраторның язма Килешүеннән тыш, аларны өченче затлардан алырга хокукы юк. Система Кулланучы белән өченче затлар арасында төзелгән бернинди Килешүләр өчен дә җаваплы түгел.
  5. Кулланучы, Кулланучыларга ярдәм итү хезмәтенә авторизация ясаудан тыш, аның логины һәм пароле белән ят Кулланучылар керү очрагы һәм сайтны куркыныч астына куйган теләсә нинди хәл турында хәбәр итәргә тиеш.
  6. Кулланучы Килешүнең теге яки бу положениясен үтәмәү сәбәпле, мәгълүмат югалса яки бозылса, Система яки Система Администрациясе гаепле түгел.
  7. Система Администрациясе Кулланучыга, түбәндәге сәбәпләр буенча, аның теркәү язмасын бетерә һәм Системадан файдалану мөмкинлеген яба алуы турында хәбәр итә:
    • Кулланучының гамәлдәге килешенү бозуы турында шик туса;
    • Кулланучы тарафыннан бирелгән мәгълүматлар тулы, дөрес һәм актуаль булмаса;
    • Кулланучы Россия Федерациясенең интеллектуаль милек турындагы законы бозса;
    • Кулланучының теркәү язмасы, соңгы авторизация ясаудан соң, 24 ай буена файдаланмаса.

Кулланучының бурычлары

  1. Кулланучы Системаның хуҗасы һәм Администраторының “Таткнигафонд”ның Мәгълүматлар базасыннан файдалану мөмкинлеге һәм, күпмедер күләмдә, “Таткнигафонд” ЭКС битләрендә урнашкан әсәрләрне куллану хокукы хакында белә һәм аны кабул итә. Кулланучы, контенттан файдаланганда, авторлык хокукларын истә тотып эшләргә тиеш.
  2. Кулланучы түбәндәге гамәлләрне кылмаска тиеш:
    1. Россия законнарын һәм милләтара хокук (шул исәптән интеллектуаль милек турындагы кануннар да) нормаларын бозу булып саналган гамәлләр;
    2. Система ресурсларын һәм веб-сайтының нормаль эшчәнлеген бозучы гамәлләр, шул исәптән:
      • Басмаларның тулы текстлары һәм шәхсиләштерелгән хезмәтләреннән законсыз файдалану;
      • Серверга һәм Кулланучының шәхси счетына законсыз керү;
      • Ресурсның куркынычсызлык системасына зарар китерә торган гамәлләр кылу;
      • Ялган TCP/IP куллану;
      • Ресурсны программа белән тәэмин итү хезмәтенә тәэсир итү (кодлаштыруны, монтажны үзгәртү һ.б.)
      • Ресурстан файдалана торган башка Кулланучыларга комачаулау;
      • Система хезмәтләреннән реклама, спам бирү максатларында файдалану;
      • Алдан уйлап, система белән Интернет “челтәр”енә вируслар кертү яисә аны “вату”;
      • Сайтка керү өчен, теләсә нинди автоматизация ясау (шул исәптән, файлларны күпләп тергезү өчен булдырылган түләүле ярдәмче системалар) системаларыннан файдалану.
    3. Башка Кулланучылар тарафыннан бирелгән мәгълүматларның конфиденциальлеген бозу булып саналган гамәлләр;
    4. Гамәлдәге Килешүдә теркәлгән чикләү һәм тыюларны бозуга юнәлтелгән актларга хезмәттәшлек итү (шул исәптән, система тарафыннан әзерләнгән әсәрләрнең авторлык һ.б. хокукларын бозу), мәсәлән:
      • Әсәрләрнең текстларын тулысынча электрон-санау машиналарына яисә башка электрон йөртүчеләргә күчерү;
      • Әсәрләрне тарату, шул исәптән аларның копияләрен теләсә нинди юл белән, түләүле яки бушлай өченче затларга бирү;
    5. Кулланучы Системаның бернинди өлешен дә кабатламаска, күчермәскә, сатмаска, шулай ук Система Администрациясенең рөхсәтеннән башка гамәлләр кылмаска тиеш.
    6. Кулланучы аның тарафыннан язылган хат, рецензия, шәрехләүләрнең һ.б. контентның түбәндә санап узылган мәгълүматларны үз эченә алмавы белән ризалаша:
      • Россия Федерациясенең кануннарын боза торган мәгълүматларны;
      • хокуксыз гамәлләр кылырга этәргән мәгълүматларны;
      • иҗтимагый, рассаара, милләтара һәм диннәр арасында нәфрәт һәм дошманлык хисләрен тудырган, иҗтимагый, рассага кагылышлы, милли, дини яки тел ягыннан өстенлекне пропагандалаган һәм шулай ук кешеләрне җенси, яшь, этник һ.б. аерымлыклары буенча дискриминацияләгән материалларны;
      • террористлыкка өндәгән яисә терроризмны һ.б. эстремистик гамәлләрне аклаган материалларны;
      • порнография, көчләү, вәхшилек, җәнлекләрне рәнҗетү күренешләрен үз эченә алган яисә пропагандалаган материалларны;
      • өченче затларның интеллектуаль хокукларына (шулай ук нинди дә булса патент, сәүдә маркасы, авторлык һәм катнаш хокукларына) кагылышлы материалларны;
      • нинди дә булса шәхеснең дәрәҗә-абруена, намусына һәм гадел исеменә, эшендәге репутацияләренә кагылышлы материалларны (шул исәптән аны хурлый, түбәнсетә, аңа яла яга торган материалларны);
      • гражданинның сурәтен яклау хокукларын боза торган материалларны;
      • өченче затларның канун тарафыннан сакланган хокукларын боза яки бозу хокукларын тудыра торган материалларны;
      • канун яисә контрактта күрсәтелгән нинди дә булса мөнәсәбәтләр буенча массаларга чыгарырга тиеш булмаган материалларны (шул исәптән шәхси серләрне, гаилә, сәүдә серләрен яисә хокук яки килешү тарафыннан саклана торган серне);
      • кешеләрнең аң төпкелләренә тәэсир итә һәм сәламәтлекләренә зарар китерә торган техник алымнар һәм чаралар ярдәмендә эшләнгән яшерен мәгълүматны үз эченә алган материалларны;
      • наркотик һәм психотроп матдәләрне әзерләү, эшләп чыгару һәм куллану, аларны сатып алу урыннары турында мәгълүмат биргән, шулай ук кайбер наркотик һәм психотроп матдәләрне, аларның аналогларын куллануны пропагандалаган материалларны;
      • махсус рәвештә рөхсәт ителмәгән реклама мәгълүматларын, “макулатура” почтасын, спам, “пирамида” схемаларын, “бәхет хатлары”н, сәүдәгә кагылышлы гамәлләрне, агитацион материалларны;
      • теләсә нинди компьютерның, телекоммуникацион чараларның эшчәнлеген боза яисә чикли торган вирусларны, компьютер кодларын, файл яисә программаларны, системага рөхсәт ителмәгән юл белән керүне тәэмин иткән программаларны, сатыла торган программа продуктларына серия номерлары, логин, пароль һәм Интернетның акчалы ресурсларына рөхсәтсез керүне тәэмин итә торган башка чараларны, Россия Федерациясенең гамәлдәге кануннарына туры килми торган ресурсларына сылтамаларны һ.б.
    7. Кулланучы Администрациянең теләсә нинди Кулланучы контентына җаваплы булмавы хакында белә һәм аның теләсә нинди сәбәпләр буенча Кулланучының хат-хәбәрләрен, шәрехләүләрен һ.б. материалларын китапка хокуклары булган субъект кушуы буенча яисә сәбәпләрен аңлатмыйча гына бетерә алуын аңлый.
    8. Кулланучы, аның хокуклары һәм мәнфәгатьләре, шулай ук “Таткнигофонд” ЭКС эшчәнлегенең кагыйдәләре һәм регламенты башка кулланучыларның эш-гамәлләре яисә контенты тарафыннан бозылса, “Таткнигофонд” ЭКСның ярдәм итү хезмәтенә мөрәҗәгать итә ала.

Конспект

    Кулланучы система битләрендә Конспект төзи ала.
    "Конспект" хезмәте *.pdf форматыннан техник чаралар ярдәмендә күчерелгән текстның чикләнгән турыдан-туры копиясен алырга мөмкинлек бирә, бу очракта һәрбер өземтәнең (цитатаның) библиографик чыганагы күрсәтелә. Сервис “as is” рәвешендә (ничек бар, шулай) тәкъдим ителә.
    Кулланучы текстның техник чаралар ярдәмендә күчерелүе чыганак *.pdf ның сыйфатына, текстта таблицалар, график, рәсемнәр, химик яисә математик формулалар булу-булмавына бәйлелеген аңлый, "Конспект" хезмәте аның өметен тулысынча яисә өлешчә акламаган очраклар булу мөмкинлеге белән ризалаша һәм бу вакытта Система Администрациясен гаепләми.
  1. Конспект төзегәндә, Кулланучы түбәндәгеләрне истә тотарга тиеш:
    1. Конспект Кулланучының шәхси максатларында төзелә. Конспектның эчтәлеге аның авторының милке булып санала һәм, бары тик аның теләге буенча гына, сайтта урныштырыла. Конспект төзү өчен, Кулланучы система тарафыннан тәкъдим ителгән китаплар фондыннан файдаланырга, шул исәптән, авторлар яисә китап хуҗалары рөхсәт иткән күләмдә, әсәрләрне күчерергә мөмкин. Һәрбер китапны күчерү күләме төрле, ләкин, гадәттә, ул китапның 10 % нан (ун процентыннан) артмый. Башка чыганаклардан файдаланганда, Кулланучы Россия Федерациясенең интеллектуаль милек турындагы законнарын истә тотарга тиеш;
    2. Система администрациясе сервиста теләсә кайсы аудитория өчен җайлы шартлар булдырырга тырышса да, аның кайбер конспектларының эчтәлеген күзәтергә хокукы (бурычы түгел) бар. Милләтара һәм җирле чикләүләрне исәпкә алмаганда, Система Администрациясе Кулланучыга Конспект төзү иреге бирә. Нинди дә булса аудитория өчен ят булган мәгълүматларны сайтта урнаштырган Кулланучылар Конспектлары өчен үзләре җаваплы. Кулланучының Конспекты законсыз дип табылса, Система Администрациясе хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итә һәм аларга кирәкле мәгълүматларны бирә ала – Кулланучы бу хакта хәбәрдар булырга тиеш;
    3. Конспектның ялган яки кеше шәхесен түбәнсетә торган характерда булуы хакында мәгълүматлар килеп ирешсә, Администрация билгеле бер вакыт эчендә конспектның эчтәлеген үзгәртүне яисә аны тулысынча бетерүне таләп итә ала. Кулланучы бу таләпләрне үтәми икән, Администрация аның Логины белән Паролен юкка чыгара ала. Шул ук вакытта Система Конспектларның эчтәлеген чикләргә яисә тикшереп торырга тиеш түгел;
    4. Кулланучы Система Администрациясенең Конспектларны алдан ук тикшермәве белән ризалаша. Шул ук вакытта Система Администрациясе Конспектның нинди дә булса бер өлешен бетерергә яисә бастырырга рөхсәт итмәскә хаклы (ләкин бурычлы түгел). Алда әйтелгәннәрне исәпкә алып, Администрация Килешүне бозучы, бәхәсле, өченче затларның интеллектуаль милке хокукларын боза торган мәгълүматларны бетерергә хаклы (ләкин бурычлы түгел);
    5. Кулланучы мөстәкыйль рәвештә теләсә нинди әсәр эчтәлеген бәяләргә бурычлы, ул үз конспектының дөреслеге, тулылыгы, файдалылыгы өчен җаваплы, моннан тыш, Кулланучы гамәлдәге Килешүнең кагыйдәләрен бозганда, Система Администрациясе Кулланучының Конспект белән эшләвен чикли, аны бетерә, шулай ук Кулланучының теркәү язмасын һәм шәхси мәгълүматларын сайтның Кулланучылар базасыннан чыгара һәм Кулланучыга сайттан файдаланырга рөхсәт итми.
  2. Система Администрациясе Кулланучыга конспект төзү өчен кирәк булган китаплар исемлеге белән эшләү мөмкинлеген һәрвакыт булдыруны гарантияли алмый; ә сайттан файдалану хокукларының, вакыт үтү белән, көче бетүгә бәйле, Конспект төзегәндә, китаплар Кулланучы өчен ачык булмаска да мөмкин.

Сылтамалар

  1. Системаның веб-сайты тышкы ресурсларга сылтамаларны үз эченә алырга мөмкин. Система Администрациясе шундый сайтларны һәм ресурсларны контрольдә тотмаганлыктан, Кулланучы шуны исендә тотарга тиеш: тышкы ресурслардан ул үзен куркыныч астына куеп файдалана, Система Администрациясе әлеге сайт һәм ресурсларның дөрес эшләү-эшләмәвенә, шулай ук аларның эчтәлекләре, реклама, материаллар, тәкъдим ителгән товарлар һәм хезмәтләр өчен җавап бирми.
  2. Кулланучы шулай ук түбәндәгеләр белән ризалаша: Система Администрациясе тышкы сайт яисә ресурсларны куллану, файл, товар һәм хезмәтләрдән файдалану сәбәпле килеп чыккан югалтулар өчен дә җаваплы түгел.

Системада реклама

  1. Кулланучы Система хезмәтләренең теләсә кайсы өлешендә реклама китерелү мөмкинлеге белән ризалаша. Кулланучы сайттагы рекламаларны киметә яисә бөтенләй чикли алмый. Сайттан файдаланып, Кулланучы Система Администрациясенең, алдан искәртеп куелмаса да, шундый типтагы рекламаларны урнаштыру мөмкинлеген раслый.
  2. Системада күрсәтелгән реклама төрләре һәм саны Администрация тарафыннан билгеләнә һәм үзгәртелә. Кулланучының рекламаны тәкъдим итүче белән хат алышуы, эш мөнәсәбәтләре, шулай ук Кулланучының Система сайты тарафыннан үткәрелгән акцияләрдә катнашуы, рекламада күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләве, Килешүнең шартлары, гарантиясе һәм товарларны тәкъбир итү – барысы да Кулланучы белән рекламаны тәкъдим итүче арасында хокукый мөнәсәбәтләр тудыра.
  3. Кулланучы шулай ук түбәндәгеләр белән дә ризалаша: Система Администрациясе реклама тәкъдим итүче белән эшләү сәбәпле килеп чыккан югалтулар өчен дә җаваплы түгел.

Милек хокуклары

  1. Кулланучы түбәндәгеләрне аңлый һәм алар белән ризалаша: Системаның сервислары һәм аның тарафыннан файдаланылган теләсә нинди программаларда Системаның яисә китап хуҗасының интеллектуаль милек турындагы гамәлдәге кануннар ярдәмендә саклана торган милке булырга мөмкин.
  2. Системаның программа коды һәм спецификациясе, шулай ук сервисларның дөрес эшләве өчен кирәк булган башка программа кодлары һәм спецификацияләре билгеле бер лицензия предметлары булып санала.
  3. Кулланучы шулай ук түбәндәгеләр белән дә килешә: сайттан файдаланганда, реклама белдерүләренең яисә башка мәгълүмати хәбәрләрнең эчтәлеге интеллектуаль милек турындагы законнар тарафыннан саклана.
  4. Система Администрациясе яисә реклама тәкъдим итүче тарафыннан рөхсәт ителгән очраклардан кала, Кулланучы сайт материалларын үзгәртмәскә, арендага бирмәскә, өченче затларга алардан вакытлыча файдаланырга рөхсәт итмәскә, сатмаска, алыштырмаска, яңартмаска һәм контент нигезендә яңа әсәрләр язмаска бурычлы.

Гарантия бирүдән азат булу

  1. 1.Кулланучы түбәндәгеләрне кабул итә һәм алар белән килешә:
    1. Килешүче система сервисларыннан үзен куркыныч астына куеп файдалана;
    2. Хезмәтләр Система Администрациясе тарафыннан билгеләнгән тәртиптә тәкъдим ителә;
    3. Система Кулланучының максатлары һәм көтелгән китапларына туры килмәгән материаллар бирүе өчен җаваплы түгел;
      • Сайтның Кулланучының таләпләренә тулысынча туры килгән хезмәт күрсәтүе;
      • Өзлексез, тиз, ышанычлы, хатасыз хезмәт күрсәтүе;
      • Сайт хезмәтләреннән файдаланганда, Кулланучылар чыгарган нәтиҗәләрнең алар көткәнчә булуы.
    4. Система түбәндәге сәбәпләр аркасында килеп чыккан югалтулар өчен җавап бирми:
      • Хезмәтләрдән файдалану яисә алардан файдаланып булмау;
      • Кулланучының коммуникацияләренә кемнеңдер законсыз керүе;
      • Ресурска теләсә нинди өченче затның керүе.

Башка шартлар

  1. Кулланучы һәм Администратор Килешү турындагы барлык мөмкин булган бәхәсләрнең дә Россия Федерациясе законнары буенча чишелүенә ризалашалар.
  2. Килешүдәге бер пункт та Кулланучы һәм Система Администраторы арасында агентлык, иптәшлек, уртак эш мөнәсәбәтләре яисә Килешүдә күрсәтелмәгән башка мөнәсәбәтләр буларак карала алмый.
  3. Суд тарафыннан Килешүнең нинди дә булса положениесенең “чынбарлыкка туры килми” яисә “мәҗбүри рәвештә файдаланырга тиеш булмаган” дип танылуы аның нәкъ шулай булуын расламый.
  4. Кулланучы Килешү кагыйдәләрен үтәмәгәндә, Система Администраторы тарафыннан бернәрсә эшләнмәсә дә, Администратор үз мәнфәгатьләрен соңрак яклый ала; шулай ук бу факт, әлеге очрак кабатланганда, Администраторның үз хокукларыннан баш тартуын аңлатмый.

Кулланучы әлеге Килешүнең барлык пунктлары белән танышып чыгуын һәм аларны берсүзсез кабул итүен раслый.