Автор: Камали З.Д.
|
|
Ислам фәлсәфәсе: 2 т. Т. 1: I бүлек. Дин фәлсәфәсе
Автор: Камали З.Д. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2010 ел. Әлеге китап укучыны ХХ гасыр башында яшәгән татар дин галиме Зыяэтдин Камалиның фундаменталь хезмәте – «Ислам фәлсәфәсе» хезмәте белән таныштыра. Әлеге томга аның беренче бүлеге – «Дин фәлсәфәсе» һәм аңа кушымта рәвешендә язылган «Алланың шәфкатьлеге» өлеше кертелгән. Ике әсәр дә тәмамланган тулы бербөтен тәшкил итә, аларда автор ислам догматикасының төп мәсьәләләренә туктала, үзенең концептуаль һәм фәлсәфи карашын тәкъдим итә, шул заманда мөселманнарны борчыган сорауларга җавап бирә. Зыяэтдин Камали тәкъдим иткән фикерләр бүген дә актуальлеген җуймый, алар хәзерге заман мөселман өммәсе өчен дә файдалы булыр. |





