Автор: Гыйматдинова Н.М.

Мәхәббәттә гөнаh бар: повестьлар, хикәятләр Гыйматдинова Н.М. Мәхәббәттә гөнаh бар: повестьлар, хикәятләр

Автор: Гыйматдинова Н.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Дөнья белән бергә бик күп әхлакый төшенчәләр барлыкка килгән. Алар нинди генә дәвердә дә җир йөзеннән югалмый, алар мәңгелек. Бу Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрендә hәрдаим чагылып килә. Язучы, үз кыйбласына тугры калып, Намус, Вөҗдан, Кешелеклелек, Изгелек, җан hәм Мәхәббәт турында уйлана.

Бер тамчы ярату: Повестьлар, хикәяләр Гыйматдинова Н.М. Бер тамчы ярату: Повестьлар, хикәяләр

Автор: Гыйматдинова Н.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Танылган язучы Н.Гыйматдинованың бу җыентыгына, нигездә, соңгы елларда иҗат ителгән өр-яңа повестьлары тупланган. Язучы бу юлы да, үзенең әдәби кыйбласына тугры калып, кешелекнең мәңгелек проблемалары турында уйлана. Тормыштагы гайре табигый хәлләргә багышланган хикәятләрдә исә укучының җанын тетрәндерерлек вакыйгалар сурәтләнә.

Парлы ялгыз: Повестьлар, хикәяләр Гыйматдинова Н.М. Парлы ялгыз: Повестьлар, хикәяләр

Автор: Гыйматдинова Н.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2003 ел.

Китапта танылган язучы Н.Гыйматдинованың өр-яңа повесть-хикәяләре урын алды. Изге күңелле, чибәр һәм мәрхәмәтле, мәхәббәт хакына барысын да эшләргә әзер хатын-кыз образлары белән беррәттән, тәвәккәл, көчле, эш сөючән, чын йөрәктән ярата белүче, әмма ялгышларга чорналып көн күрүче ир-ат образлары укучыны битараф калдырмас дип ышанасы килә.

Авторлар