Автор: Хәсәнов Ә.Х.

Әнис алмалар: повестьлар Хәсәнов Ә.Х. Әнис алмалар: повестьлар

Автор: Хәсәнов Ә.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Язучы әнәс Хәсәновның бу китабындагы повестьлары яшь егетләрнең hәм кызларның күңелләрендә борынлап кына чыккан тәүге мәхәббәтен тасвирлый. Бу изге хискә тугры калып, яшьләрнең әхлакый югарылыкка ирешүен чагылдыра. Китапны зур тормышка аяк басарга җыенучы яшьләр яратып укыр дип уйлыйбыз.

Кояшлы яңгыр Хәсәнов Ә.Х. Кояшлы яңгыр

Автор: Хәсәнов Ә.Х.

Нәшрият: Мәгариф, 2004 ел.

Язучы һәм шагырь Әнәс Хәсәновның бу китабы өлкән яшьтәге мәктәп балаларына багышлана. Анда автор үсмерләрдә миһербанлык, ярдәмчеллек, татулык тәрбияләү мәсьәләләрен күтәрә, алар арасындагы чын дуслыкны, әле уянып кына килүче мәхәббәт хисләрен чагылдыра.

Минем сандугачларым: Поэма, шигырьләр, хикәяләр. Хәсәнов Ә.Х. Минем сандугачларым: Поэма, шигырьләр, хикәяләр.

Автор: Хәсәнов Ә.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Әнәс Хәсәновның бу китабында соңгы елларда иҗат иткән шигырьләре, поэмасы hәм хикәяләре урын алды. Әдип үзенең туган ягы, аның эчкерсез күңелле кешеләре турында яратып, сагыну хисләре белән яза.

Табигатькә тәрәзә: Парчалар Хәсәнов Ә.Х. Табигатькә тәрәзә: Парчалар

Автор: Хәсәнов Ә.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Әнәс Хәсәновның бу китабында хайваннар, кош-кортлар дөньясындагы кызыклы хәлләр тасвирлана.

Узыгыз күңел түремә: шигырьләр, җырлар Хәсәнов Ә.Х. Узыгыз күңел түремә: шигырьләр, җырлар

Автор: Хәсәнов Ә.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2010 ел.

Шагыйрьнең бу китапка кергән шигырьләре, җырлары сөю-ярату, кайгыру-әрнү, шатлану-җилкенү, соклану-гаҗәпләнү, нәфрәтләнү-чиркану нәтиҗәсендә күңел тибрәнүләреннән туган. Аның йөрәгеннән саркып чыккан хисләр, бәлкем, башкалар җанында да кайтаваз табар, яратырга, сокланырга, матурлык алдында баш ияргә өндәр. Шулай булса, кеше дөньяви ваклыклардан югары күтәрелер, азмы-күпме аның рухи офыгы киңәер, тормыш-көнкүреше яктырыбрак китәр, яшәешнең гүзәл яклары ачыла төшәр дигән өметтә калабыз.

Авторлар