Автор: Алишев С.Х.

XIII–XVI гасырларда Болгар-Казан һәм Алтын Урда мөнәсәбәтләре Алишев С.Х. XIII–XVI гасырларда Болгар-Казан һәм Алтын Урда мөнәсәбәтләре

Автор: Алишев С.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2009 ел.

Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, тарих фәннәре докторы С.Х.Алишевның бу монографиясе Идел буе болгарлары, кыпчаклар, монголлар һәм "татар" этнонимының таралуы хакында сөйли. Китапта шулай ук аларның иҗтимагый-икътисади төзелеше, дәүләтчелекләренең барлыкка килү һәм үсеш-үзгәреш кичерүләре хакында да мәгълүмат бар. Китап шунысы белән кызыклы: ул Болгар дәүләте һәм Казан ханлыгы арасында бәйләнеш барлыгын һәм Идел уртасы татарларының борынгы болгарлар һәм кыпчакларның варислары булуын раслый. Ул киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.

Татар тарихчылары Алишев С.Х. Татар тарихчылары

Автор: Алишев С.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Бу китап татар халкында тарих фәненең барлыкка килүен hәм үсүен, тарих язучы галимнәребез, аларның хезмәтләре турында сөйли. Автор тарихи хезмәтләрдәге Болгар — Казан дәвамчылыгы идеясен яңа фактлар hәм чыганаклар белән дәлилли. Халкыбыз үзенең өлкән буын тарихчылары — тарих күгендәге олы йолдызлары белән горурланырга hәм мактанырга хаклы. Китап татар тарихы белән кызыксынучыларга адреслана.

Авторлар