Автор: Зәкиев М.З.
|
|
Рус һәм татар телләренең чагыштырма синтаксисы
Авторлар: Зәкиев М.З., Сафиуллина Ф.С., Ибраһимов С.М., Зиннәтуллина К.З. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел. Татарстан Республикасының күпчелек филологик югары уку йортлары студентлары татар hәм рус телләренең чагыштырма грамматикаларын өйрәнсәләр дә, әлегә кадәр бу мәсьәләне яктырткан бер махсус дәреслек тә юк иде. Элегрәк дөнья күргән бу кулланма озак еллар буе әлеге проблеманы яктырткан бердәнбер басма булды; рус hәм татар чагыштырма грамматикасын укыту практикасы исә аның кайбер үзгәрешләр белән кабаттан басылуын кирәк дип тапты. Дәреслек рус hәм татар телләренең чагыштырма грамматикасын өйрәнүче филологик уку йортлары студентларына адреслана. |
|
|
|
Татарстан Республикасының дәүләт телләре эшендәге социолингвистик мәсьәләләр: фәнни мәкаләләр җыентыгы
Авторлар: Зәкиев М.З., Вәлеева А.Ф., Шайхиева Ф.Р. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел. Җыентык Татарстан Республикасының телләр турындагы законнарының реальләшүенә һәм социолингвистиканың гомумтеоретик мәсьәләләренә багышланган. Китап социолингвистика, этнолингвистика, педагогика, социология политика һәм экологияне өйрәнүче специалистларга, хәзерге җәмгыятьтә телләрнең реальләшү проблемалары белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә. |





