Автор: Сафин Ф.М.
|
|
Саташып аткан таң: Роман-трилогия
Автор: Сафин Ф.М. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2003 ел. Танылган язучы, Г.Исхакый исемендәге премия лауреаты Ф.Сафинның өч китаптан торган «Саташып аткан таң» романы – тарихи әсәр. Тормышта яшәп киткән реаль шәхесләрне әдәби әсәр җирлегендә сурәтләргә алынуы белән автор шактый кыюлык та күрсәтә. Әсәрдәге геройлар язмышы, вакыйгалар агышы, тирән фәлсәфә, җанны кузгатырлык кичерешләр, фактик материаллар белән роман тарих сабагын, ачы хакыйкатьне күрсәтеп бирә. |
|
|
|
Шәүлә: роман, хикәяләр
Автор: Сафин Ф.М. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел. Танылган язучы Факил Сафинның бу китабында «Шәүлә» романы hәм хикәяләре урын алган. hәр чор үз әсәрен тудыра. Факил Сафин яшәүгә дан җырлый, кеше язмышы белән уйнаучыларны ачы каhәрли, киләчәкне фаҗигаләрдән кисәтеп куярга омтыла. |
|
|
|
Ләлә белән Арслан
Автор: Сафин Ф.М. Нәшрият: Мәгариф, 2005 ел. Китапка Ф. Сафинның балалар өчен язылган әкиятләре һәм хикәяләре кертелде. |






