Автор: Хаков В.Х.
|
|
Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек
Авторлар: Хаков В.Х., Латыпова А.И., Бакирова С.Д. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел. Җитештерелгән товар хакындагы мәгълүматны яхшырак беләсегез киләме? Беләсегез килсә, безнең кулланма сезнең өчен! Әлеге җыентыкта товарны дөрес сайлап алырга; ярлыклардагы, төргәк яисә өстәмә битләрдәге төрле билге һәм символларны профессиональ экспертлар ярдәменнән башка аңларга; кирәк булганда, ялган мәгълүматны үзеңә ачыкларга ярдәм итә торган материал тупланган. Әгәр сез сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге белгеч яки товар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр икәнсез, кулланма сезнең профессиональ эшчәнлегегездә ярдәм итәр. Бәлки, сез дизайнер яки товар ярлыкларын эшләп чыгаручыдыр. Бу очракта да китап сезгә, шулай ук әлеге өлкәдә белем бирә торган уку йортлары укытучыларына, студентларына һәм укучыларына файдалы булыр. |





