Автор: Мостафин Әхмәт Рафаэль улы

И Казан, серле Казан... Мостафин Әхмәт Рафаэль улы И Казан, серле Казан...

Автор: Мостафин Әхмәт Рафаэль улы

Нәшрият: Мәгариф, 2004 ел.

Әлеге китап башкалабыз Казанның меньеллык олуг юбилеена багышлана. Шәһәр төзелү тарихы борынгы риваятьләр, татар, рус елъязмалары һәм чит ил авторлары истәлекләрендәге мәгълүматлар белән бәйләп аңлатыла.

Өзелгән җыр эзләре буйлап Мостафин Әхмәт Рафаэль улы Өзелгән җыр эзләре буйлап

Автор: Мостафин Әхмәт Рафаэль улы

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

2006 елда күренекле татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 100 ел тула. Татарстан китап нәшрияты бу олы юбилейга берничә китап чыгара. Кулыгызда – аларның беренчесе. Рафаэль Мостафинның Муса Җәлилнең тормыш юлын һәм көрәшен яктырткан әлеге әсәре герой-шагыйрьнең фашистларга каршы эшчәнлегенә һәм үлемнән соң реабилитацияләнүенә багышлана.

Муса Җәлил турында истәлекләр Мостафин Әхмәт Рафаэль улы Муса Җәлил турында истәлекләр

Автор: Мостафин Әхмәт Рафаэль улы

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Муса Җәлил – татар әдәбиятының гына түгел, бөтен ил әдәбиятының горурлыгы hәм даны. Аның гражданлык тойгысы, поэтик ялкыны, илгә тугрылыклыгы миллионлаган укучылар өчен үрнәк булып тора. Әлеге җыентыкта Муса Җәлилнең тормыш hәм иҗат юлы, Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы турында истәлекләр тупланган.

Силуэтлар: Татарстан язучыларының әдәби портретлары Мостафин Әхмәт Рафаэль улы Силуэтлар: Татарстан язучыларының әдәби портретлары

Автор: Мостафин Әхмәт Рафаэль улы

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Танылган тәнкыйтьче, язучы һәм публицист Рафаэль Мостафинның яңа китабында әдипләрнең (Кол Галидән алып Равил Фәйзуллинга кадәр) әдәби портретлары китерелә. Кайбер рус язучыларының портретлары, шулай ук Белла Ахмадуллинаның иҗаты һәм Марина Цветаеваның Алабугада үткәргән көннәре турындагы язмалар да укучыга кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Репрессиялəнгəн татар əдиплəре Мостафин Әхмәт Рафаэль улы Репрессиялəнгəн татар əдиплəре

Автор: Мостафин Әхмәт Рафаэль улы

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2009 ел.

Хəзерге хəбəрдарлык чорында шəхес культы корбаннары турында тарихи дөреслекне торгызу, нахакка гаеплəнгəн язучыларны халыкка кайтару, аларның исемнəренə кайчандыр ягылган кара тапларны юып төшерү –– җəмгыятебез алдындагы зур бурычларның берсе. Тəнкыйтьче həм əдəбият белгече Рафаэль Мостафинның əлеге китабы бу юнəлештə бер адым булып тора.

Вакыт, тормыш, үзем турында Мостафин Әхмәт Рафаэль улы Вакыт, тормыш, үзем турында

Автор: Мостафин Әхмәт Рафаэль улы

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

Арабеск – поэзиянең үзенчәлекле һәм, кызганычка каршы, онытыла барган жанры, ул – күләме ягыннан зур булмаган, формасы ягыннан чарланган әсәр. Рус әдәбиятына бу жанр Н.В.Гогольнең "Арабесклар"ы заманыннан ук таныш. Татар әдәбиятында исә арабесклар лирик-фәлсәфи характердагы нәсер жанры белән якынлаша. Рафаэль Мостафинның киң даирә укучыларга вакытлы матбугаттан таныш булган "Арабесклар"ы әлеге матур традицияне дәвам итә.

Авторлар