Автор: Хуҗин Ф.Ш.
|
|
Урта гасыр Казаны
Автор: Хуҗин Ф.Ш. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел. Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир-әгъзасы, тарих фәннәре докторы, профессор Фаяз Хуҗинның әлеге китабы Казан шәһәренең борынгы һәм урта гасырлар чорындагы тарихына багышланган. Калага нигез салынганчы, бу җирдә нинди кабиләләр яшәгән? Казан кайчан һәм кем тарафыннан төзелгән? 1552 елда Явыз Иван гаскәрләре тарафыннан яулап алынганчы, ул ничек үскән? Әлеге сорауларга автор соңгы ун ел эчендә үзе җитәкләгән археологик казу эшләре вакытында табылган материалларга таянып җавап бирә. Китап мәктәп укучыларына һәм тарихыбыз белән кызыксынучыларга адреслана. |
|
|
|
Җир астында серләр бар
Автор: Хуҗин Ф.Ш. Нәшрият: Мәгариф Әлеге китапта автор үзенең яшь укучыларын археология фәне серләренә төшендерергә омтыла. |
|
|
|
Биләр – Болгарның бөек шәһәре
Авторлар: Хуҗин Ф.Ш., Измайлов И.Л., Кутуев Ә.Г. Нәшрият: Заман, 2004 ел. Буклет республикадагы атаклы, сирәк очрый торган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр арасында да аерым урын алган Бөек шәһәр – Биләрнең кыскача тарихын, Биләр авылы янында урнашкан "Изге чишмә" тарихын фото һәм рәсемнәрдә, аэрофотосурәттә, музей экспонатларында чагылдыра. Тарих белән кызыксынгын киң даирә укучыга тәкъдим ителә. |
|
|
|
Биләр – Бөек шәһәр
Автор: Хуҗин Ф.Ш. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел. Китапта Биләр шәһәрендәге (ул Татарстан Республикасының Алексеевск районында урнашкан) яңа археологик ачышлар хакында сүз бара. Табылган материаллар – Европаның иң зур шәһәрләреннән берсе, Идел буе Болгарыннан читтә “Олуг шәһәр” исеме белән таныш булган Биләр шәһәренең калдыклары. X гасырда болгарлар тарафыннан төзелгән Биләр 1236 елга кадәр яши һәм монгол яулары вакытында җимерелә. Китап төсле рәсемнәр белән бизәлгән; ул мәктәп укучыларына гына түгел, ә бабаларыбызның ерак тарихы белән кызыксынучыларның барысы өчен дә кызыклы булачак. |
|
|
|
Кол Гали. Кол Шәриф. Сөембикә
Автор: Хуҗин Ф.Ш. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2009 ел. Урта һәм өлкән яшьтәге мәктәп балаларына тәкъдим ителә торган бу китапта татар халкының өч бөек шәхесе – Кол Гали, Кол Шәриф һәм Сөембикә турында мәгълүмат бирелә. Ул студентларга, укытучыларга һәм, гомумән, татар тарихы, күренекле шәхесләребез белән кызыксынучы киң катлам укучыларга да кызыклы булыр. |
|
|
|
Казан ханлыгы шәһәрләре
Авторлар: Хуҗин Ф.Ш., Гариф Н.Г. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел. Китапта Казан ханлыгының (1445–1552) төп, тарихи документалр буенча иң билгеле шәһәрләре хакында сөйләнә. Аларның кайберләрендә (Казан, Алабуга, Арча) соңгы елларда археологик казу эшләре алып барыла, алар нәтиҗәсендә бу шәһәрләрнең әлеге территориядә иртәрәк барлыкка килгән урынчылыклар белән бәйләнеше барлыгы ачыклана. Китап, Татарстан тарихы курсын үткәндә, өстәмә ярдәмлек буларак кулланыла ала. |






