Автор: Фәйзрахманов Г.Л.
|
|
Себердә һәм үзәк Азиядә борынгы төрки дәүләтләр
Автор: Фәйзрахманов Г.Л. Нәшрият: Мәгариф, 2005 ел. Әлеге китапта төрки дәүләтләрнең бик борынгы заманнардан башлап XIII гасырга кадәрге тарихы бәян ителә. |
|
|
|
Көнбатыш Себер татарлары тарихы: борынгыдан XX гасыр башына кадәр
Автор: Фәйзрахманов Г.Л. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел. Әлеге китапта күпсанлы чыганаклар, бай тарихи-график материалга нигезләнеп, борынгы төрки кабиләләр һәм алар тарафыннан төзелгән ханлыклар (Һуннар дәүләте, Бөек төрки каганат, Уйгыр каганаты, Енисей кыргызлары дәүләте һ.б.) турында кыскача мәгълүмат бирелә. Зур тарихи материалга нигезләнеп, Көнбатыш Себердәге төрки-татар дәүләтләренең (Төмән, Себер ханлыклары һ.б.) тарихы карала. Себер ханлыгының XVI йөз ахырында Рус дәүләте тарафыннан яулап алынуының сәбәпләре билгеләнә, һәм нәтиҗәләр чыгарыла. Этногенезның катлаулы проблемалары карала. Россия дәүләтенең Көнбатыш Себердәге конфессиональ сәясәте анализлана. Автор себер татарлары тарихын татар халкының бер тармагы буларак тикшерә. |





