Пьесалар: Таҗи Гыйззәт Гыйззәт Т.К. Пьесалар: Таҗи Гыйззәт

Автор: Гыйззәт Т.К.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Күренекле татар драматургы Т.Гыйззәтнең бу җыентыгына, нигездә, 1939–1949 елларда иҗат иткән пьесалары туплап бирелде.

Төнге әверелеш: Шигырьләр, поэмалар. Морат Г. Төнге әверелеш: Шигырьләр, поэмалар.

Автор: Морат Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Табигать hәрбер кешене ирекле итеп яралта. Шуңа күрә аның өчен бу дөньяда иректән дә кадерлерәк берни дә була алмыйдыр.Әлеге мәҗмугада тупланган шигырь hәм поэмаларда шагыйрьнең җан хөрлеге, шәхес иреге турында уйланулары сурәтләнгән.

Эттән туган: Роман-дилогия, повесть, хикәяләр Хөснияр З. Эттән туган: Роман-дилогия, повесть, хикәяләр

Автор: Хөснияр З.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Бу китап болгавыр заманыбызның мең дә бер төрле халәте турында. Биредә җитәкчеләрнең башбаштаклыгы, әхлаксызлыгы да, бүгенге көннең фәлсәфи нигезе дә сурәтләнә hәм, әлбәттә, саф мәхәббәткә дә күп урын бирелә.

Шәүлә: роман, хикәяләр Сафин Ф.М. Шәүлә: роман, хикәяләр

Автор: Сафин Ф.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Танылган язучы Факил Сафинның бу китабында «Шәүлә» романы hәм хикәяләре урын алган. hәр чор үз әсәрен тудыра. Факил Сафин яшәүгә дан җырлый, кеше язмышы белән уйнаучыларны ачы каhәрли, киләчәкне фаҗигаләрдән кисәтеп куярга омтыла.

Диңгез акчарлагы: повесть, хикәяләр Янбаев Ш. Диңгез акчарлагы: повесть, хикәяләр

Автор: Янбаев Ш.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Танылган башкорт әдибе Шакир Янбаев әсәрләре идея-эстетик эчтәлеге, сюжет үстерелеше, композицион төзелешләре, халыкның җанлы сөйләм теленә нигезләнеп, сурәтләү чараларын киң кулланып иҗат ителүләре белән үзенчәлекле.

Бал сатучы Төлке: әкиятләр Моталлапов Ә.З. Бал сатучы Төлке: әкиятләр

Автор: Моталлапов Ә.З.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Китапка балалар өчен язылган кызыклы һәм гыйбрәтле әкиятләр тупланды.

Кырмыска улы Кырмыскак маҗалары Тәхау К. Кырмыска улы Кырмыскак маҗалары

Автор: Тәхау К.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапта Кырмыскак исемле кырмысканың мавыктыргыч хәлләргә очравы турындагы кызыклы әкият кертелде.

Агыйдел егете: Хикәяләр, мәкаләләр Сарьян Х. Агыйдел егете: Хикәяләр, мәкаләләр

Автор: Сарьян Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Китапка танылган язучы, тел галиме Х.Сарьянның хикәяләре, мәкаләләре hәм язучы турында замандашларының истәлекләре туплап бирелде.

Дөнья гизү: трилогия Юныс М.З. Дөнья гизү: трилогия

Автор: Юныс М.З.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Бу китапка авторның «Тозлы җил», «Теләп алынган давыл» hәм «Таңда Босфор аша» исемле повестьларын үз эченә алган «Дөнья гизү» трилогиясе кертелде.

Табигатькә тәрәзә: Парчалар Хәсәнов Ә.Х. Табигатькә тәрәзә: Парчалар

Автор: Хәсәнов Ә.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Әнәс Хәсәновның бу китабында хайваннар, кош-кортлар дөньясындагы кызыклы хәлләр тасвирлана.

Сайланма әсәрләр: 2 томда, 2 том Шекспир У. Сайланма әсәрләр: 2 томда, 2 том

Автор: Шекспир У.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Бөек инглиз драматургы У.Шекспир (1564–1616) әсәрләренең бу томына популяр трагедияләре hәм комедияләре керде. Китап татар театрының 100 еллыгы уңаеннан чыгарыла.

Чыктым аркылы күпер: Юмористик хикәяләр, пьесалар, парчалар, мәзәкләр Лерон Л.Л. Чыктым аркылы күпер: Юмористик хикәяләр, пьесалар, парчалар, мәзәкләр

Автор: Лерон Л.Л.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Язучының яңа китабында юмористик хикәяләре, пьесалары hәм мәзәкләре урын алган.

Моң: шигырьләр Гатауллин Г.Г. Моң: шигырьләр

Автор: Гатауллин Г.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Бу китапка авторның төрле елларда язылган шигырьләре тупланды.

Тулпар моңы: Шигырьләр Ягъфәров Р.Ф. Тулпар моңы: Шигырьләр

Автор: Ягъфәров Р.Ф.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Әлеге китапка авторның төрле елларда язылган лирик-фәлсәфи шигырьләре тупланды.

Мөхәммәт Мәhдиев: Язучы турында замандашлары. - Мөхәммәт Мәhдиев: Язучы турында замандашлары.

Автор: -

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Китапка Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәhдиев турында истәлекләр, шигырьләр hәм аның тормышын чагылдырган фоторәсемнәр тупланган.

Гыйбрәтле хикәятләр - Гыйбрәтле хикәятләр

Автор: -

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Әлеге җыентыкка XVIII–XIX гасырларда язылган кулъязма китаплардан hәм шәкерт дәфтәрләреннән сайланып алынган әсәрләр тупланды.

Заман көзгесе: Альбом Зарипов Э.Я. Заман көзгесе: Альбом

Автор: Зарипов Э.Я.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Күренекле рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зарипов искиткеч бай иҗади хәзинәгә ия. Эшчәнлегенең төп максатын үз халкына ихлас хезмәт итүдә күрүче бу сәнгать остасының hәм графикада, hәм нәкыштә яулаган казанышлары бәхәссез. Ошбу басмада Эрот Зариповны күпсанлы сәнгать сөючеләренә таныткан hәм аларны сокландырган әсәрләрнең иң яхшылары урнаштырылды.

Еллар hәм җырлар: истәлекләр Альмеев У.Г. Еллар hәм җырлар: истәлекләр

Автор: Альмеев У.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапка Татарстан Республикасының халык артисты Усман Альмеевның үзе турында, остазлары, замандашлары турында истәлекләре туплап бирелде.

Авылдан килгән мендәр: Шигырьләр. Шәех Л.М. Авылдан килгән мендәр: Шигырьләр.

Автор: Шәех Л.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Ленар Шәехнең бу китабындагы шигырьләре төрле яшьтәге балаларга адресланган. Аларда - мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгалар да, гаиләдәге мәнәсәбәтләр дә, Дуслык, Дөреслек турында уйланулар да чагылыш тапкан.

Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек Хаков В.Х., Бакирова С.Д., Латыйпова Ә.И. Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек

Авторлар: Хаков В.Х., Бакирова С.Д., Латыйпова Ә.И.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Җитештерелгән товар хакындагы мәгълүматны яхшырак беләсегез киләме? Беләсегез килсә, безнең кулланма сезнең өчен! Әлеге җыентыкта товарны дөрес сайлап алырга; ярлыклардагы, төргәк яисә өстәмә битләрдәге төрле билге һәм символларны профессиональ экспертлар ярдәменнән башка аңларга; кирәк булганда, ялган мәгълүматны үзеңә ачыкларга ярдәм итә торган материал тупланган. Әгәр сез сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге белгеч яки товар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр икәнсез, кулланма сезнең профессиональ эшчәнлегегездә ярдәм итәр. Бәлки, сез дизайнер яки товар ярлыкларын эшләп чыгаручыдыр. Бу очракта да китап сезгә, шулай ук әлеге өлкәдә белем бирә торган уку йортлары укытучыларына, студентларына һәм укучыларына файдалы булыр.

Гөләндәм: Шигырьләр, поэма Баян Н. Гөләндәм: Шигырьләр, поэма

Автор: Баян Н.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Бу — Бөек Ватан сугышында hәлак булган шагыйрь Нур Баянның тууына 100 ел тулу уңаеннан чыгарыла торган истәлек китабы. Җыентыкка шагыйрьнең үзе яшәгән чор рухын чагылдырган күләмле «Гөләндәм» поэмасы hәм иң яхшы шигырьләре тупланды.

Елантау: әкиятләр, маҗаралы хикәяләр. Батулла Р.М. Елантау: әкиятләр, маҗаралы хикәяләр.

Автор: Батулла Р.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Әдәбият сөючеләргә яхшы таныш язучы, драматург Р.Батулла бу китабында сайланма әкиятләрен тәкъдим итә. Аларны сабыйлар да рәхәтләнеп укыр, өлкәннәр дә үзләренә рухи азык табар дип ышанабыз. Китап Казан шәhәренең 1000 еллыгына багышлана.

Әкиятләр Тукай Г. Әкиятләр

Автор: Тукай Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Китапка Габдулла Тукайның иң популяр әкиятләре тупланды.

Чуфут-кале малайлары: Повестьлар Гыймадиева Л.Н. Чуфут-кале малайлары: Повестьлар

Автор: Гыймадиева Л.Н.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Бу китапка кертелгән ике повестьта бер-берсеннән ерак торган ике дәвер, ике төрле яшәү рәвеше сурәтләнә. Ике дөнья — ике төрле тормыш, әмма аларның hәркайсының геройларын бер фикер берләштерә: дөньяны танып белүнең чиге юк, hәм аңа бару юлында hәркем үз куллары белән теләсә нинди могҗиза тудыра ала. Тик ул могҗизаны hәр дәвер кешесе үзенчә аңлый, үзенчә кабул итә...

Фуад Халитов: Истәлекләр, мәкаләләр, әңгәмәләр Илялова И. Фуад Халитов: Истәлекләр, мәкаләләр, әңгәмәләр

Автор: Илялова И.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

50 ел буена сәнгатькә хезмәт иткән СССРның халык артисты Фуад Халитов турындагы әлеге китапта аның тормыш юлы hәм иҗаты яктыртыла. Рольләр, рольләр... Катлаулы иҗат юлында аларның уңайлары да, тискәреләре дә, көлкелеләре дә, яшь егетләр дә, ак сакаллы картлар да бар. Болар артистның hәр рольне камиллек дәрәҗәсенә җиткереп уйнавы hәм киң диапазонлы булуы хакында сөйли.

Тукай... : Дөнья халыклары Тукай турында Акъегет Р. Тукай... : Дөнья халыклары Тукай турында

Автор: Акъегет Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Китапта дөнья халыклары вәкилләренең Тукай шәхесе, Тукай иҗаты турындагы фикерләре туплап бирелә. Аларның күбесе беренче мәртәбә дөнья күрә.

Ялкау балыкчы: Шигырьләр Шәрипова Р.С. Ялкау балыкчы: Шигырьләр

Автор: Шәрипова Р.С.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Азнакай шәhәрендә яшәүче Резеда Шәрипова шигырьләре балаларны дөньяга, тирә-якка игътибарлы булырга, матурлыкка сокланып үсәргә өйрәтә.

Сөяксез тел: пародияләр, эпиграммалар Лерон Л.Л. Сөяксез тел: пародияләр, эпиграммалар

Автор: Лерон Л.Л.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Бу китапка авторның соңгы елларда иҗат ителгән пародияләре, эпиграммалары hәм багышлау шигырьләре тупланды.

Тутый кош: татар халык әкиятләре Гатина Х.Х. Тутый кош: татар халык әкиятләре

Автор: Гатина Х.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Халидә Гатина тарафыннан төзелгән әлеге җыентыкта Татарстан hәм башка чит өлкәләрнең авылларында фольклор экспедицияләре вакытында язып алынган әкиятләр тупланды.

Акыллы атын мактар…: Роман Миңлебаев К. Акыллы атын мактар…: Роман

Автор: Миңлебаев К.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Гомере буе милли мәдәниятне үстерүгә хезмәт иткән, ана телен саклап калуга зур өлеш керткән язучы Кыям Миңлебаевның бу романында өлкәннәргә истәлек булырлык вакыйгалар, яшьләр өчен гыйбрәт алырлык, әдәп-инсаф үрнәге булырдай хәлләр тасвирлана.

Айбиби: Тарихи роман Хәбибуллин М.М. Айбиби: Тарихи роман

Автор: Хәбибуллин М.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Төрки халкының дүрт-биш буынын тәшкил иткән хазар-болгарлар, нигездә, Идел елгасының тамагында көн күргәннәр. VIII–X гасырларда держава дәрәҗәсенә күтәрелгән, Идел, Терек, Сулак, Бузан елгалары буйларында яшәгән, Таман ярымутравында гомер иткән халыклардан ясак җыйган, Киев Русе, Идел буе Болгар дәүләтләренә вассал рәвештә бәйле булган каганат X йөзләрдә сүтелә-таркала башлый. X йөздә Хазарстан пайтәхетенә яhүд равваларына бәйле Йосыф кахан утыра. Күпсанлы хатыннар тоткан кахан Идел буе Мөхәммәд ханның икенче кызын сараена тарттыра. Айбибинең мәхәббәттә күзе яңа гына ачылып килә. Аны кахан раввалары Хазарстанга – дәүләт башында утырган Йосыф каханга алып китәләр. Айбиби Йосыф каханга беренче күрүдә үк гашыйк була...

Ташка ордым башны: хикәяләр, эсселар Зәйдулла Р.Р. Ташка ордым башны: хикәяләр, эсселар

Автор: Зәйдулла Р.Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Ркаил Зәйдулланың прозасына кыскалык, сурәтлелек, шагыйранә тел хас. Шул ук вакытта ул кырыс реалистик алымда яза. Хикәяләрдә сурәтләнгән гади кешенең гамьнәре, өметләре укучыны битараф калдырмас. Эсселарында исә шагыйрь халкыбызның каршылыклы язмышы турында уйлана.

Кошлар: табигатькә сәяхәт Шакирова Т.Р. Кошлар: табигатькә сәяхәт

Автор: Шакирова Т.Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Әлеге китап "Табигатькә сәяхәт" сериясеннән. Китапта табигатебез бизәкләре булган кошлар хакында мәгълүмат, аларга багышланган шигырьләр тәкъдим ителә.

Хәтер аланы: Повесть Мөбарәков Тәбриз Хәтер аланы: Повесть

Автор: Мөбарәков Тәбриз

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Тәбриз Мөбарәков бу повестенда Бөек Ватан сугышы чорында тылдагы хатын-кызларның, яшүсмерләрнең авыр, фаҗигале язмышлары аша илдә барган катлаулы вакыйгаларны сурәтли. Китап Бөек җиңүнең 60 еллыгына багышлана.

Хакыйкать хакы: Повестьлар, хикәяләр, шаян парчалар, нәсерләр Хәсәнов Н.Г. Хакыйкать хакы: Повестьлар, хикәяләр, шаян парчалар, нәсерләр

Автор: Хәсәнов Н.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Язучы Нурислам Хәсәновның бу китабында төрле елларда иҗат иткән өч повесте, хикәяләре hәм нәсерләре урын алган. Авторның каләм остасы буларак отышы — күңел халәтен якыннан тоеп, халыкчан тел белән тасвирлавында. Кеше язмышларын хәл иткәндә, үз иманыңны тыңлау, хакыйкатьне иң элек намус хөкеме бизмәне белән үлчәү зарурлыгын да алга сөрә ул. Гаделсезлек белән килешә алмаган геройлары үз укучыларын уйланырга, гыйбрәт алырга мәҗбүр итә.

Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш: поэма Тукай Г. Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш: поэма

Автор: Тукай Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапка мәшһүр шагыйребез Габдулла Тукайның поэмасы кертелде. Автор иске, артта калган яшәү рәвешеннән көлә.

Атта да, тәртәдә дә...: юмористик хикәяләр, шигырьләр, җырлар, юлъязмалар, уйланулар Гыйсметдин Д.М. Атта да, тәртәдә дә...: юмористик хикәяләр, шигырьләр, җырлар, юлъязмалар, уйланулар

Автор: Гыйсметдин Д.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапка сатирик язучы, журналист Дамир Гыйсметдиннең юмористик хикәяләре, шигырьләре, җырлары, чит төбәкләрне урап кайткач язылган сәяхәтнамәләре, публицистик мәкаләләре туплап бирелде.

Тагын... тагын... Саба мәзәкләре Нәҗмиев Т.С. Тагын... тагын... Саба мәзәкләре

Автор: Нәҗмиев Т.С.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Бу – танылган журналист, язучы Тәлгат Нәҗмиевнең Саба ягы кешеләре тормышында булган уен-көлкеле хәлләр турында сөйләүче өченче китабы.

Мәхәббәттә гөнаh бар: повестьлар, хикәятләр Гыйматдинова Н.М. Мәхәббәттә гөнаh бар: повестьлар, хикәятләр

Автор: Гыйматдинова Н.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Дөнья белән бергә бик күп әхлакый төшенчәләр барлыкка килгән. Алар нинди генә дәвердә дә җир йөзеннән югалмый, алар мәңгелек. Бу Нәбирә Гыйматдинованың әсәрләрендә hәрдаим чагылып килә. Язучы, үз кыйбласына тугры калып, Намус, Вөҗдан, Кешелеклелек, Изгелек, җан hәм Мәхәббәт турында уйлана.

Балта кем кулында?: роман Гыйләҗев А. Балта кем кулында?: роман

Автор: Гыйләҗев А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

«Балта кем кулында?» романында торгынлык елларында тамыр җәйгән тискәре күренешләр, төрле катлау кешеләренең тормышы, намус, әхлак мәсьәләләре үзәккә куеп тасвирлана.

Кар өстендә дөяләр: балалар өчен шигырьләр Юзеев И.Г. Кар өстендә дөяләр: балалар өчен шигырьләр

Автор: Юзеев И.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Китапта Татарстан Республикасының халык шагыйре Илдар Юзеевның балалар өчен язылган берсеннән-берсе самими, ихлас, якты шигырьләре тупланган.

Айлы күлдәвекләр: Хикәяләр hәм кыйссалар Рахман Р. Айлы күлдәвекләр: Хикәяләр hәм кыйссалар

Автор: Рахман Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Әдәбият сөючеләргә мәхәббәт темасын үзенчәлекле яктыртучы шагыйрә буларак таныш Рифә Рахманның прозасына да шигърилек, аhәңле яңгыраш, отышлы әдәби детальләр, кызыклы күзәтүләр хас. Китапка тупланган әсәрләрнең күпчелеге — үсмерләр, яшь гаиләләр тормышына багышланган хикәяләр, кыйссалар hәм җитмешенче-сиксәненче елларда барган реаль вакыйгаларны авторның иҗади хыялы белән кушып яктырталар, шунлыктан аларда яшьлек романтикасына, мәхәббәткә урын мул бирелгән.

Бөркетләр кыядан курыкмый: очучы язмалары Ибраhимов Р.Г. Бөркетләр кыядан курыкмый: очучы язмалары

Автор: Ибраhимов Р.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Алтмышынчы елларның уртасында Казан аэропортына кайтарылган тиз очышлы ТУ-124 реактив пассажир самолетын автор беренчеләрдән сыный hәм шактый еллар экипаж командиры булып хезмәт итә. Язмаларда ул үзе күргән вакыйгаларны җентекләп тасвирлый. Китапта шулай ук авиация өлкәсенә караган кайбер шәхесләр белән әңгәмәләр бирелә.

Афәт: роман-трилогия. Өченче кисәк Тавлин Г.И. Афәт: роман-трилогия. Өченче кисәк

Автор: Тавлин Г.И.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Гурий Тавлинның әлеге китабында «Афәт» дигән роман-трилогиянең өченче кисәге урын алды. Автор әсәрдә төп герой Ирек Кадыйровның ачы язмышын сурәтли. Тәкъдир аның башыннан сыйпамаган. Ул, тормышта нинди генә авырлыклар килсә дә, аларны җиңеп чыгарга тырыша, гел эзләнә, ләкин үз бәхетен таба алмый...

Туган җирнең сайрар былбылы Нигъмәтҗанова Д.Х. Туган җирнең сайрар былбылы

Автор: Нигъмәтҗанова Д.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Китапта күренекле шагыйрә, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның җыр шигърияте тикшерелә. Хезмәт әдәбият белгечләренә, студент hәм аспирантларга, мәктәп укытучыларына, гомумән, шигърият, җыр жанры белән кызыксынучы барлык укучыларга тәкъдим ителә.

И кылган догам минем: роман, повесть Әмирханов М.Ә. И кылган догам минем: роман, повесть

Автор: Әмирханов М.Ә.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Мәхәббәт – яшәешнең асылы. әлеге олуг хис берәүне дә урап узмый – ханнарны да, ханбикәләрне дә, әсирләрне дә.. – Язучының бу китабында урын алган әсәрләрендә менә шушы мәңгелек хакыйкать моңарчы каләм тияргә өлгермәгән олпат шәхесләребезнең образлары аша яңа кимәлдә тасвир ителә.

Казан ханлыгы халыклары Хәмидуллин Б.Л. Казан ханлыгы халыклары

Автор: Хәмидуллин Б.Л.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Тарих фәннәре кандидаты Булат Хәмидуллинның бу хезмәте Урта Идел буе халыклары тормышының аз өйрәнелгән дәверенә – Казан ханлыгы чоры тарихын барлауга багышлана (XIV гасырның икенче – XVI гасырның беренче яртысы). Шул дәвергә караган, элегрәк елларда басылып чыккан күпчелек тарихи хезмәтләр бүгенге заман таләбеннән чыгып анализлана. Китап борынгы бабаларыбыз тормышы hәм язмышы белән кызыксынучы hәркем өчен кызыклы булыр дип өметләнәбез.

Итагать: Шигырьләр Сәлим Г. Итагать: Шигырьләр

Автор: Сәлим Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Габделнур Сәлим шигърият сөючеләр өчен узган гасырның сиксәненче елларыннан ук таныш исем булса да, аның үзенчәлекле шигырьләре китап булып әле беренче мәртәбә генә басыла.

Каен җиле: хикәяләр Гайнетдинова Д.З. Каен җиле: хикәяләр

Автор: Гайнетдинова Д.З.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Авторның әлеге китабына җир-су, урман-болыннар — яшәү мохите, шулай ук дуслык-туганлык, әхлак, тугрылык хисләре белән өртелгән лирик hәм фәлсәфи хикәяләре тупланган. Китап яшь дусларыбызны самими сабыйлык дөньясына алып керсә, яшәү ямен җуймаган киң катлау укучыларны исә бүгенгедән үткәннәргә сәяхәт кылдырып, туган җиребез, ата-баба нигезенең кадерен белергә, хәтер яңартырга дәшә.

Бикбатыр белән Биккуркак: иҗекләп укыйбыз. Алиш А.Б. Бикбатыр белән Биккуркак: иҗекләп укыйбыз.

Автор: Алиш А.Б.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Бу кызыклы, ихлас әкият мәктәпкәчә яшьтәге балаларга адресланган. Аның һәрбер сүзе иҗекләргә бүленгән. Ул – нәниләрне укырга өйрәтү өчен менә дигән кулланма.

Авторлар