Кулланучыга теркәү ясау

  1. Теркәү ни өчен кирәк?
  2. Теркәүне раслау
  3. Шәхси мәгълүматларны үзгәртү
  4. Онытылган логин/парольне тергезү

1. Теркәү ни өчен кирәк?

Сез безнең сайтка беренче тапкыр кергәнсез һәм әле теркәү язмасын төземәгәнсез икән, китапларны эзли, аларның бәяләмәләрен укый, тышлыкларын күрә, эчтәлекләре белән таныша аласыз, ләкин әлеге китапларның текстлары Сезгә күренмәячәк.

Теркәүне үткәч, Сез, сайтта авторизация ясап, китапларны карый һәм укый, конспектлар төзи, кыстырмалар ясый, сайт тарафыннан тәкъдим ителгән төрле сервислардан файдалана, шул исәптән китаплардан цитаталар ала аласыз.

2. Теркәүне раслау

Теркәү үткәннән соң, Сезнең адресыгызга теркәүне раслау өчен кирәк булган сылтама белән хат җибәреләчәк. Теркәү бары тик аны раслаганнан соң гына гамәлгә кертелә. Әгәр Сез сайтта теркәлүегезне 7 көн эчендә расламыйсыз икән, теркәлгәндә бирелгән мәгълүматларыгыз бетереләчәк.

Сез теркәлүегезне раслаган хатны алмагансыз икән

Кызганычка каршы, кайбер почта хезмәтләре раслау хатын спам (реклама) дип уйларга мөмкин. Хат килеп җитмәсә, зинһар өчен, support@tatknigafund.ru адресы буенча сайтның техник ярдәменә мөрәҗәгать итегез.

3. Шәхси мәгълүматларны үзгәртү

Кирәк булганда, Сез теркәү вакытында кертелгән шәхси мәгълүматларыгызны үзгәртә дә аласыз. Моның өчен шәхси кабинетыгызга (кулланучы сылтамасына) керергә һәм “Профильне редакцияләргә” сылтамасы буенча үтәргә кирәк. Логиннан кала барлык мәгълүматларны да үзгәртеп була.

4. Онытылган логин/парольне тергезү

Логин яки паролегезне онытсагыз, логин яки E-mail - почтагызның адресын языгыз, без Сезгә теркәү вакытында язып алынган мәгълүматларны җибәрербез.

Пароль сорарга