Сервислар

  1. Эзләү
  2. Конспектлаштыру
  3. Китап киштәсе
  4. Категорияләр
  5. Кыстырмалар
  6. Виртуаль клавиатура
  7. Рецензияләр һәм шәрехләр
  8. Рейтингы
  9. Китапны тәкъдим итү

1. Эзләү

Сайтта китапларны эзләүнең ике төре кулланыла: гади эзләү һәм киңәйтеп эзләү.

Китапны эзләгәндә, сүзнең морфологиясе (формасы) исәпкә алына.

Гади режимда эзләү китапның исеме яисә тексты буенча үткәрелә.

Кулланучы үзенә кирәк булган китап исемен эзләү тәрәзәсенә яза.

Гади эзләү

Эзләү китапханәнең барлык китаплары буенча алып барыла.

Нәтиҗәләр, соралган сүзләр белән туры килү дәрәҗәләренә карап, бер-бер артлы урнаштырыла.

Search

Киңәйтеп эзләү

Әлеге режимда китапларны төрле критерийлар (китап исеме, авторы, нәшрияты, басылган елы) буенча эзләргә мөмкин. Шулай ук сүзләрнең соралган сүз яки фраза белән туры килү дәрәҗәсен дә (сүзләрнең теләсә кайсысы, бар сүзләр теләсә нинди тәртиптә, төгәл фраза) сайлап була.

Нәтиҗәләр, соралган сүзләр белән туры килү дәрәҗәләренә карап, бер-бер артлы урнаштырыла.

Adv_search

Каталог

Сайт китапханәсендә сакланучы барлык китаплар да, төрле тематик төркемчәләргә бүленеп, каталогның бүлекләренә тупланган. Китапларны әлеге бүлекләрдән дә эзләргә мөмкин.

Авторларны эзләү

“Авторларны эзләү” блогы сайт титул битенең уң баганасында урнаша. Блокта авторлар исемлеген әйләндереп карарга була. Эзләүнең әлеге төре китапларны автор исеме буенча татар телендә дә, рус телендә дә эзләргә мөмкинлек бирә.

Эзләү нәтиҗәләре шул ук блокта урнаштырыла.

Эзләү нәтиҗәсендә:

  • авторның исем-фамилиясе;
  • сайттагы китапларының саны һәм аларга сылтамалар;
  • китап исеме (ул авторның сайттагы бердәнбер китабы булса) күрсәтелә.

Search_author

2. Конспектлаштыру

Сез китаплардан цитата китерә һәм аларны шәрехли аласыз. Цитата китергәндә, китапның 10 % ы белән эшләргә мөмкин (кайбер китаплар белән эшләгәндә, цитата китерүнең күләме үзгәрергә мөмкин). Конспектны язганда кулланылган китапларга автоматик рәвештә сылтама ясалып бара.

Conspect

3. Китап киштәсе

Китап киштәсе китаплар белән эшләүне җайлаштыра. Китапларны киштәгә куярга яки киштәдән алырга, шулай ук тематик төркемнәргә бүләргә мөмкин.

Китапны бәяләмә язылган биттән дә, уку процессында да киштәгә куеп була.

Китап киштәсе белән шәхси кабинетта да, теләсә нинди китапны уку битендә дә эшләргә мөмкин.

Bookshelf2

Bookshelf

4. Категорияләр

Категорияләр киштәдәге китапларны төрле тематик төркемчәләргә бүләргә ярдәм итә.

Категорияләрне төзергә, редакцияләргә һәм бетерергә мөмкин. Категорияләр белән “Китап киштәсе”нең уң блогында урнашкан “Категорияләр” ярдәмче битендә эшләп була.

Яңа категория өстәү яисә булганын үзгәртү “Китап киштәсе” битендә башкарыла.

Category

5. Кыстырмалар

Эшегез җайлы булсын өчен, Сез китапны уку процессында күпсанлы кыстырмалар ясый аласыз. Кыстырмалар китапның өске сул почмагында урын алачак.

6. Виртуаль клавиатура

Татар телендә текст җыю өчен, виртуаль клавиатурадан файдаланып була. Виртуаль клавиатура текст кертү кырына курсорны китергәндә чыга. Клавиатураны ачу өчен, мышканың төймәсенә басарга кирәк. Аны ябу “сызылган клавиатура” рәсеме төшерелгән төймәгә басу ярдәмендә башкарыла.

Kb

Kb2

7. Рецензия һәм шәрехләүләр системасы

Китапны сурәтләгән биттә Сез рецензия язып калдыра аласыз.

Reviews

Рецензия язу өчен, “Рецензияләр һәм шәрехләүләр” кыстырмасын ачыгыз.

Ачылган текст кырында “Рецензия язарга” сылтамасына басыгыз, рецензиягезнең текстын языгыз һәм “Бастырырга” төймәсенә басыгыз.

Сез шулай ук, “Рецензияләр һәм шәрехләүләр” кыстырмасының “Шәрехләргә” сылтамасына кереп, элегрәк бастырылган рецензияләрне шәрехли аласыз.

Reviews2

8. Рейтинглы тавыш бирү

Сез биш баллы шкала буенча китапларны, шулай ук башка кулланучыларның рецензияләрен һәм шәрехләүләрен бәяли аласыз.

Билге кую өчен, курсорны йолдызчыклар белән билгеләнгән шкалага китерегез һәм, билгегезгә туры килә торган йолдызчыкларны билгеләп, тычканның төймәсенә басыгыз.

Китапның рейтингы – китапка куелган билгеләрнең уртак арифметик билгесе ул.

Кулланучының рейтингы – аның барлык хәбәрләренә (рецензия һәм шәрехләүләренә) куелган билгеләрнең уртак арифметик билгесе ул.

Рейтинг соры төстәге йолдызчыклар шкаласында кызыл төстәге йолдызчыклар белән күрсәтелә. Рейтингның сан белән белдерелгән рәвешен аңа курсорны китереп күреп була.

Rating

9. Тәкъдимнәр хезмәте

Сез нинди дә булса китапны башка кулланучыларга укырга тәкъдим итә аласыз.

Китапка “Укырга тәкъдим итәм” билгесен кую өчен, махсус төймәгә басарга кирәк.

Нинди дә булса китапны укырга тәкъдим итүчеләрнең тулы исемлеген карау өчен, “Укырга тәкъдим итәләр” кыстырмасына керергә кирәк.

Recommends