Əсəрлəр: 15 томда. 4 том Исхакый Г. Əсəрлəр: 15 томда. 4 том

Автор: Исхакый Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2003 ел.

Томга əдипнең 1900–1918 елларда басылып чыккан сəхнə əсəрлəре тупланды.

Сайланма әсәрләр Камал Ш. Сайланма әсәрләр

Автор: Камал Ш.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Татар әдәбияты классигы Шәриф Камалның тууына 120 ел тулу уңаеннан чыгарыла торган бу җыентыкта аның нигездә Октябрь инкыйлабына кадәр язылган әсәрләре hәм 1926 елда иҗат ителгән «Таң атканда» романы урын алды.

Күңелле сәхифәләр: Юмористик хикәяләр, шигырьләр Исхак Ә. Күңелле сәхифәләр: Юмористик хикәяләр, шигырьләр

Автор: Исхак Ә.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Әхмәт Исхакның тууына 100 ел тулу уңаеннан чыгарыла торган бу китапка аның иң яхшы юмористик әсәрләре туплап бирелә.

Сайланма әсәрләр Камал Г. Сайланма әсәрләр

Автор: Камал Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Галиәсгар Камалның тууына 125 ел тулу уңаеннан чыгарыла торган бу җыентыкка аның Октябрь инкыйлабына кадәр иҗат ителгән пьесалары, хикәяләре, үзенең иҗат юлы, язучылык эшчәнлеге хакында сөйләүче hәм шулай ук Г.Тукай турында истәлекләре урын алды.

Сайланма әсәрләр, 5 томда, 1 том Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр, 5 томда, 1 том

Автор: Гыйләҗев А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

"Сайланма әсәрләр"нең әлеге томына танылган татар язучысы, татар әдәбиятының классигы Аяз Гыйләҗевнең хикәяләре һәм повестлары тупланды. Аларда кеше гомерендәге күңелле һәм фаҗигале вакыйгалар сурәтләнә.

Пьесалар: Таҗи Гыйззәт Гыйззәт Т.К. Пьесалар: Таҗи Гыйззәт

Автор: Гыйззәт Т.К.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Күренекле татар драматургы Т.Гыйззәтнең бу җыентыгына, нигездә, 1939–1949 елларда иҗат иткән пьесалары туплап бирелде.

Сайланма әсәрләр, драмалар Гыйззәт Т.К. Сайланма әсәрләр, драмалар

Автор: Гыйззәт Т.К.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

Таҗи Гыйззәтнең күп кенә әсәрләренең сюжеты халык кичергән зур социаль вакыйгаларга нигезләнгән. Бу яктан караганда аның иҗаты татар халкының сәхнәдәге тарихы дип каралырга мөмкин. Язучы әсәрләренең бертомлыгы нәкъ шушы үзенчәлекне нигезгә алып төзелде дә. Җыентыкта сайланма әсәрләр язылу хронологиясе буенча түгел, бәлки, тарихи чорлар тәртибендә тезелгән. Алар, 1861 елдан алып («Наемщик»), 1917 елга кадәр («Ташкыннар»), ягъни халыкның алты дистә еллык авыр кичерешле, драматик тарихын колачлый.

Әсәрләр: Драмалар, комедияләр, хикәяләр Тинчурин К.Г. Әсәрләр: Драмалар, комедияләр, хикәяләр

Автор: Тинчурин К.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Татар әдәбияты классигы Кәрим Тинчуринның бу җыентыгына аның иң күренекле драма hәм комедияләре, хикәяләре тупланды. Китап әдипнең 120 еллык юбилее уңаеннан нәшер ителә.

Сигезенчесе кем?: Повестьлар Баттал С. Сигезенчесе кем?: Повестьлар

Автор: Баттал С.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Әдипнең йөз еллыгы уңаеннан чыгарыла торган әлеге китапка «Сигезенчесе кем?» hәм «Очучы язмалары» исемле әсәрләре кертелде.

Идегәй: Татар халык дастаны - Идегәй: Татар халык дастаны

Автор: -

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Урта гасыр татар халык иҗаты шедеврларыннан саналган «Идегәй» дастанының бу басмасы рәссам Байназар Әлменовның моңарчы дөнья күрмәгән рәсемнәре белән бизәлеп чыга.

Могҗизнамә Әмин М. Могҗизнамә

Автор: Әмин М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

XVI гасыр Казан хөкемдары hәм шагыйрь Мөхәммәт Әминнең бу әсәрендә Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) могҗизалары тасвирлана. Болгар төрки телендә иҗат ителгән «Могҗизнамә» урта гасыр әдәбиятыбызның тиңдәшсез җәүhәре дип аталырга лаеклы.

Әсәрләр: 2 томда, 1 том Алиш А.Б. Әсәрләр: 2 томда, 1 том

Автор: Алиш А.Б.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

«Әсәрләр»нең бер өлеше булган бу томда язучы иҗатының башлангыч чорыннан алып гомеренең ахырына кадәр язылган әсәрләре сайлап алынып hәм жанрларга бүленеп, хронологик тәртиптә бирелде. Китапка Абдулла Алишның әсирлектә иҗат ителгән шигырьләре дә кертелде.

Кәлилә вә Димнә Ибн әл-Мөкаффаг Кәлилә вә Димнә

Автор: Ибн әл-Мөкаффаг

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

«Кәлилә вә Димнә» Көнчыгыш әдәбиятының иң күркәм үрнәкләреннән санала. Гарәпләр аша бөтен дөньяга таралган бу китап татар халкы тарафыннан да борынгы заманнардан ук яратып укылган. ХIХ гасыр ахырында мәгърифәтче галим Г.Фәезханов югары әхлак тәрбияләүгә ярдәм итә торган әлеге әсәргә мөрәҗәгать итеп, аның тәрҗемәсен эшли. hәм, әйтергә кирәк, «Кәлилә вә Димнә» күтәргән мәсьәләләре белән бүгенге көндә дә актуаль булып кала. Борынгы миниатюралар стилендә эшләнгән иллюстрацияләр китап эчтәлеген сәнгати яктан тагын да баета.

Сайланма әсәрләр, 10 томда, 2 том Миңнуллин Т.Г. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 2 том

Автор: Миңнуллин Т.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

Туфан Абдулла улы Миңнуллин (1935) — танылган татар драматургы, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Әлеге томга авторның пьесалары тупланган.

Сайланма әсәрләр, 5 томда, 2 том Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр, 5 томда, 2 том

Автор: Гыйләҗев А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

Әлеге томга танылган татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең пьесалары тупланды. Алар арасында: "Кара күзле кызлар", "Хәдичәнең кече улы", "Яланаяклы кыз" һәм татар әдәбияты классигының башка пьесалары.

Сайланма әсәрләр, 5 томда, 3 том Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр, 5 томда, 3 том

Автор: Гыйләҗев А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

"Сайланма әсәрләр"нең әлеге томына танылган татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең пьесалары тупланды. Алар арасында: "Кичке әңгәмәләр", "Җан җылысы", "Шамил Усманов", "Әткәй җырлый да, җылый да", "Югалган көн" һәм татар әдәбияты классигының башка әсәрләре.

Сайланма әсәрләр, 5 томда, 4 том Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр, 5 томда, 4 том

Автор: Гыйләҗев А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

"Сайланма әсәрләр"нең әлеге томына танылган татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең "Кемдер", "Кызлар язган хатлар", "Күзгә-күз" һ.б. повестлары тупланды.

Сайланма әсәрләр, 5 томда, 5 том Гыйләҗев А. Сайланма әсәрләр, 5 томда, 5 том

Автор: Гыйләҗев А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

Әлеге томга танылган татар язусы һәм драматургы Аяз Гыйләҗевнең пьесалары кертелде. Алар арасында: "Өч аршын җир" әсәренең инсценировкасы, "Дус кызым кияүгә чыга", "Син – минеке, мин – синеке" һ.б. әсәрләре.

Әсәрләр: 2 томда, 2 том Алиш А.Б. Әсәрләр: 2 томда, 2 том

Автор: Алиш А.Б.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Бу китапка, нигездә, олылар өчен язылган проза әсәрләре тупланды. Аның төп өлешен Казанда беренче удар төзелеш булган «Казгрэс» (ТЭЦ-1), хезмәт алдынгылары турында очерклар, әлегә кадәр басылмаган әдәби тәнкыйть, рецензияләр hәм хатлар алып тора. Җыентыкта Алиш журналист буларак киңрәк ачыла.

Әсәрләр: 5 т., 4 том Җәлил Муса Әсәрләр: 5 т., 4 том

Автор: Җәлил Муса

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Муса Җәлил (1906–1944) – татар шагыйре, Советлар Союзы Герое (1956). Әлеге томда әдәби тәнкыйть үрнәкләре һәм шагыйрьнең тормыш юлына кагылышлы материаллар тупланды.

бит: