Ерактагы йолдызым: повесть, хикәяләр, пьесалар Ширмəн Х.Х. Ерактагы йолдызым: повесть, хикәяләр, пьесалар

Автор: Ширмəн Х.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Авторның әлеге китапка тупланган повесть-хикәяләре, пьесалары замандашларыбызның катлаулы күңел хисләрен ачып сала.

Беренче мәхәббәт: пьесалар Вахит Х.К. Беренче мәхәббәт: пьесалар

Автор: Вахит Х.К.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Китапта күренекле татар драматургы Хәй Вахитның иң билгеле сәхнә әсәрләре тупланды. Басмада пьесаларның текстлары, аналитик мәкаләләр, мөстәкыйль эш өчен сораулар һәм биремнәр тәкъдим ителә. Китап урта һәм югары уку йортларында белем алучыларга, тел-әдәбият укытучыларына, филологларга һәм татар әдәбияты белән кызыксынучыларга адреслана.

Тормышка юл ярганда...: повестьлар һәм хикәяләр Абдуллин Ф.А. Тормышка юл ярганда...: повестьлар һәм хикәяләр

Автор: Абдуллин Ф.А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Нигездә, үз башыннан кичергән вакыйгаларга таянып язган әсәрләрендә Ф. Абдуллин яшәеш шартларында туган катлаулы әхлакый проблемаларны ачарга омтыла. Автор шулай ук төрле сәбәпләр аркасында туган илләреннән киткән милләттәшләренең трагик кичерешләрен әдәби образлар аша укучыга ачып бирә.

 Хәйруллин И.Ш.

Автор: Хәйруллин И.Ш.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Гомер – яшəр өчен: роман, хикəялəр, юмор-сатира, уйланулар Кәрами Р.К. Гомер – яшəр өчен: роман, хикəялəр, юмор-сатира, уйланулар

Автор: Кәрами Р.К.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Əлеге китапка авторның «Каргышлы этаплар» романы, хикəялəре, юмор-сатира əсəрлəре һəм халкыбызның мəшһүр шəхеслəре турындагы уйланулары туплап бирелде.

 Шәрипова Р.С.

Автор: Шәрипова Р.С.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Сайланма әсәрләр, 10 томда, 1 том Миңнуллин Т.Г. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 1 том

Автор: Миңнуллин Т.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

Туфан Абдулла улы Миңнуллин (1935) — танылган татар драматургы, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Әлеге томга авторның пьесалары тупланган.

Телсез Күке: пьесалар Хәким З.З. Телсез Күке: пьесалар

Автор: Хәким З.З.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапка драматург З.Хәкимнең татар театрларында куелып уңыш казанган әсәрләре туплап бирелде.

Хәзерге татар прозасы - Хәзерге татар прозасы

Автор: -

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапта хәзерге татар прозасының (матур әдәбият әсәрләре һәм документаль проза) үрнәкләре тәкъдим ителә. Байтак темалар ачылган: шәһәр һәм авыл, бүгенге көн һәм үткәнебез, чит җирләрдәге ватандашларыбыз.

Оча торган кешеләр: роман, повестьлар, бәяннар Гыйльманов Г.Х. Оча торган кешеләр: роман, повестьлар, бәяннар

Автор: Гыйльманов Г.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Галимҗан Гыйльманов — бүгенге көн татар прозасында үз стилен, үз юлын, үз образлар дөньясын булдырган язучыларның берсе. Аның үтә дә мавыктыргыч геройлары хыял белән чынбарлык чигендә яшиләр, шул ук вакытта алар тетрәндергеч язмышлы, әмма үз идеалларына, рухи кыйблаларына тугры калалар. Язучының халыкчан, мәгънәле hәм иманлы иҗаты бүгенге татар укучысын битараф калдырмас дип ышанабыз.

Татар рухы: сайланма әсәрләр (1989-2006) Хәкимов Р.С. Татар рухы: сайланма әсәрләр (1989-2006)

Автор: Хәкимов Р.С.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапка соңгы 17 елда дөнья күргән сәясәт, милләтара мөнәсәбәтләр, тарих, ислам дине hәм федерализм мәсьәләләренә багышланган хезмәтләр, мәкаләләр hәм публицистик язмалар туплап бирелде.

Безнең авыл кешесе: повестьлар Әмир М.М. Безнең авыл кешесе: повестьлар

Автор: Әмир М.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Классик язучы Мирсәй әмирнең (1907–1980) бу җыентыгына берничә буын укучылары яратып укыган повестьлары тупланды. Китап әдипнең йөз еллыгы уңаеннан чыгарыла.

Әзелгән дога Вәлиев Р.К. Әзелгән дога

Автор: Вәлиев Р.К.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Октябрь инкыйлабыннан соң большевиклар илдә астыртын рәвештә репрессияләрне башлап җибәрделәр. Яңа хакимият төрле юллар белән татар халкын үзенең мәнфәгатьләреннән ваз кичеп, дәүләтсез, телсез халык итү өчен барын да эшләде. Нәтиҗәдә тарихи вакыйгалар, шәхесләрнең язмышлары өйрәнелмәде. Бу вәисиләр хәрәкәте, «Болак арты республикасы» вакыйгаларында hәм татар халкының күренекле зыялыларының язмышларында чагыла. Шәхесләр онытылды, вакыйгалар бозып язылды. Китап татар халкының яңа чордагы фаҗигале тарихын моңа кадәр өйрәнелмәгән материалларга нигезләнеп язылган. Урындагы хакимият, партия, аерым шәхесләрнең үзара мөгамәләләре — яңача яшәүнең үзенчәлекләре тасвирлана. Автор үзенең хезмәтен архив материалларына нигезләнеп язган hәм әлегә кадәр аңлаешсыз яисә бөтенләй тарихта өйрәнелмәгән проблемаларны укучыга җиткерә. Китапның асылы менә шунда. Китап киң җәмәгатьчелеккә hәм Татарстан тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Көндезге баеш: Хәзерге татар прозасы - Көндезге баеш: Хәзерге татар прозасы

Автор: -

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Җыентыкка танылган татар язучыларының әсәрләре тупланган. Китап хәзерге татар прозасындагы жанрлар төрлелеге турында фикер йөртергә мөмкинлек бирә. Әлеге җыентыкка кертелгән әсәрләрнең барысы да рус телендә беренче тапкыр дөнья күрә.

Hәр шагыйрь — бер дәрья...: әдәби тәнкыйть мәкаләләре Вәлиуллин И.Ә. Hәр шагыйрь — бер дәрья...: әдәби тәнкыйть мәкаләләре

Автор: Вәлиуллин И.Ә.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Илшат Вәлиулла бу китабында бүгенге татар шигъриятенең әйдәп баручы шагыйрьләре белән беррәттән башлап язучыларның иҗатына игътибар итә, аларның үзләренә генә хас булган гамьле, тирән, гүзәл шигъри фәлсәфәләрен ачып-сурәтләп бирергә омтылыш ясый. Автор «hәр шагыйрьнең Хакыйкатькә, Мәңгелеккә, Рухка — үз шигъри-фәлсәфи Юлы» дигән фикерне уздырырга, икърарларга тели.

Энә күзе: Хикәяләр, повестьлар, пьеса Гаффар Ә. Энә күзе: Хикәяләр, повестьлар, пьеса

Автор: Гаффар Ә.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Татар әдәбиятының күренекле каләм ияләреннән берсе Әхәт Гаффарның бу китабындагы яңа хикәяләре hәм повестьларында икенче бөтендөнья сугышыннан соңгы татар халкы тормышы тасвирлана. Язучының иҗатына чынбарлыкны кырыс, шул ук вакытта моңсу сурәтләү, ялкынлы әхлакый мәсьүллекне дәгъвалау, каhарманнарының күңел, рух дөньясын заманның катлаулы җирлегендә күрсәтү хас.

Калай түбәдә эт эзе: Төртмәле хикәяләр Гаффар Р. Калай түбәдә эт эзе: Төртмәле хикәяләр

Автор: Гаффар Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Бу китапта авторның соңгы елларда «Казан утлары», «Чаян», «Ялкын» журналларында hәм республиканың бүтән вакытлы матбугатында дөнья күргән, шулай ук Татарстан радиосыннан яңгыраган көлкеле әсәрләре, татар эстрадасы өчен махсус язылган миниатюралары тупланды.

Сайланма әсәрләр, 10 томда, 10 том Миңнуллин Т.Г. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 10 том

Автор: Миңнуллин Т.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

Туфан Абдулла улы Миңнуллин (1935) — танылган татар драматургы, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Әлеге томга авторның әңгәмәләре һәм мәкаләләре тупланган.

Сайланма әсәрләр, 10 томда, 3 том Миңнуллин Т.Г. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 3 том

Автор: Миңнуллин Т.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

Туфан Абдулла улы Миңнуллин (1935) – танылган татар драматургы, прозаик, публицист һәм җәмәгать эшлеклесе. Әлеге томга танылган драматургның "Илгизәр+Вера" драмасы, "Гармун белән Скрипкә" детектив комедиясе, "Кулъяулык" бүгенге заман риваяте, "Без бит авыл малае" комедиясе һ.б. әсәрләре туплап бирелде.

Сайланма әсәрләр, 10 томда, 4 том Миңнуллин Т.Г. Сайланма әсәрләр, 10 томда, 4 том

Автор: Миңнуллин Т.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

Туфан Абдулла улы Миңнуллин (1935) — танылган татар драматургы, прозаик, публицист, җәмәгать эшлеклесе. Әлеге томга авторның пьесалары тупланган.

бит: