Вакыт инде: без дә торыйк… (Җәдидчелек һәм хатын-кызлар хәрәкәте формалашу): очерклар Мәхмүтова А.Х. Вакыт инде: без дә торыйк… (Җәдидчелек һәм хатын-кызлар хәрәкәте формалашу): очерклар

Автор: Мәхмүтова А.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Әлеге басмада XX гасырның беренче чирегендә татар хатын-кызлары хәрәкәте формалашу, татар җәмәгатьчелегендә хатын-кызлар мәсьәләсе алга чыгу турында бәян ителә. Бу очеркларда татар җәмгыятендә туган җәдидчелек идеологиясе нигезендә XIX–XX гасыр чигендә ирек өчен аяусыз көрәш башлаган, татар милләте үсешенә зур өлеш керткән мәшһүр шәхесләрнең тормыш юллары һәм эшчәнлекләре хакында сүз бара. Китап татар халкы тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Сәүдәгәр Сәйдәшевлар Мөхәммәдиева Л.А. Сәүдәгәр Сәйдәшевлар

Автор: Мөхәммәдиева Л.А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Әлеге китап укучылар игътибарына Сәйдәшевлар династиясенең ХIХ гасырның 2 нче яртысы – ХХ гасыр башы сәүдә-сәнәгать һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлегенең төрле аспектларын тәкъдим итә. Китап илебез тарихының әлеге чоры белән кызыксынучы киң даирә укучыларга адреслана.

 Измайлов Б., Кәримов И.

Авторлар: Измайлов Б., Кәримов И.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Хәтеремдәге Чукотка Милицын Б.Р. Хәтеремдәге Чукотка

Автор: Милицын Б.Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Бу китапта автор үзенең Ерак Себердә – Чукоткада үткәргән елларын искә төшерә. Китап бу якның климаты, халкының холкы, гореф-гадәтләре, бәйрәмнәре һәм көдәлек тормышы хакында сөйли, шулай ук 1953 нче елның фаҗигале мизгелләрен сурәтли. Китап төрле яшьләрдәге киң катлам укучылар өчен кызыклы булыр.

Общинадан – милләткә: татарлар Урта гасырлардан Яңа чорга күчкәндә (XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башы) Хәбутдинов А.Ю. Общинадан – милләткә: татарлар Урта гасырлардан Яңа чорга күчкәндә (XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башы)

Автор: Хәбутдинов А.Ю.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Китап татар милләтенең XVIII гасыр ахыры – XX гасыр башындагы оеышу һәм үсү-үзгәрү процессына, татар халкының төп җәмгыяви һәм сәяси юнәлешләренә, милли институтлар төзелүгә, ислам факторының татар тарихындагы роленә, уку-укыту системасының реформаларына, идеологик доктриналарның тууына һәм эволюциясенә багышланган.

Үзгәреп торучы дөньяда татарлар. XX гасыр - XXI гасыр башы этносәяси тарих буенча очерклар Закиров Р.З. Үзгәреп торучы дөньяда татарлар. XX гасыр - XXI гасыр башы этносәяси тарих буенча очерклар

Автор: Закиров Р.З.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Китап XX гасырда татарларның этносәяси тарихын күзәтүгә багышланган. Автор XX йөз башында татар җәмгыятендә булган процессларны, татар милләте формалашуында хәлиткеч роль уйнаган мөһим факторлар һәм тенденцияләр ачыклана. Монографиядә татар этносының хәзерге тормышына бәя биргән тенденцияләргә зур урын бирелә, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессының Россия регионнары, БДБ һәм ерак чит ил дәүләтләрендә яшәүче милләттәшләребезгә күрсәткән хезмәте билгеләнә.

Көнбатыш Себер татарлары тарихы: борынгыдан XX гасыр башына кадәр Фәйзрахманов Г.Л. Көнбатыш Себер татарлары тарихы: борынгыдан XX гасыр башына кадәр

Автор: Фәйзрахманов Г.Л.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Әлеге китапта күпсанлы чыганаклар, бай тарихи-график материалга нигезләнеп, борынгы төрки кабиләләр һәм алар тарафыннан төзелгән ханлыклар (Һуннар дәүләте, Бөек төрки каганат, Уйгыр каганаты, Енисей кыргызлары дәүләте һ.б.) турында кыскача мәгълүмат бирелә. Зур тарихи материалга нигезләнеп, Көнбатыш Себердәге төрки-татар дәүләтләренең (Төмән, Себер ханлыклары һ.б.) тарихы карала. Себер ханлыгының XVI йөз ахырында Рус дәүләте тарафыннан яулап алынуының сәбәпләре билгеләнә, һәм нәтиҗәләр чыгарыла. Этногенезның катлаулы проблемалары карала. Россия дәүләтенең Көнбатыш Себердәге конфессиональ сәясәте анализлана. Автор себер татарлары тарихын татар халкының бер тармагы буларак тикшерә.

Хәмит Ярми. Галим hәм Шәхес: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар Мәхмүтов Х.Ш. Хәмит Ярми. Галим hәм Шәхес: Мәкаләләр, истәлекләр, хатлар

Автор: Мәхмүтов Х.Ш.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Бу җыентыкта күренекле татар фольклорчысы Хәмит Ярминең (Габделхәмит Хөснетдин улы Ярмөхәммәтовның) тормыш юлын hәм фәнни эшчәнлеген яктырткан материаллар тупланды. Китап галимнең тууына 100 ел тулуга багышлана hәм фольклор, әдәбият белгечләренә, югары hәм урта уку йортлары мөгаллимнәренә hәм укучыларына, халык иҗаты белән кызыксынучыларга адреслана.

Йөрәкнең соңгы кылы: Документаль повестьлар, ши- гырьләр Әһлиуллина Ф.Ә. Йөрәкнең соңгы кылы: Документаль повестьлар, ши- гырьләр

Автор: Әһлиуллина Ф.Ә.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Әлеге китапка авторның сәнгать әһелләренә — беренче татар хатын-кыз опера җырчысы Галия Кайбицкая, Вера Минкина, Шәүкәт Биктимеров, Нәҗибә Ихсанова, Ринат Таҗетдинов иҗатларына багышланган документаль повестьлары һәм шигырьләре тупланды.

Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты Миңнегулов Х.Й. Гаяз Исхакыйның мөһаҗирлектәге иҗаты

Автор: Миңнегулов Х.Й.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Бу җыентыкта Г.Исхакыйның мөһаҗирлектәге, ягъни 1919–1954 еллардагы әдәби һәм публицистик эшчәнлеге яктыртыла. «Яңа милли юл» журналын тикшерүгә зур урын бирелә, тиешле шәрех-аңлатмалар белән аерым язмалар да укучыларга тәкъдим ителә. Китап Г.Исхакый, мөһаҗир татарлар, милләт тарихы белән кызыксынучыларга адресланган. Анда студентлар һәм укытучылар, галим-голәма өчен дә файдалы мәгълүматлар күп.

XX гасыр башында татар халкы һәм Татарстан: Тарихи язмалар Әмирханов Р.У. XX гасыр башында татар халкы һәм Татарстан: Тарихи язмалар

Автор: Әмирханов Р.У.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Тарих фәннәре докторы Р.У.Әмирхановның әлеге монографиясендә татар халкы һәм Татарстан тарихына караган, бүгенге көнгә кадәр галимнәр игътибарыннан читтә калып килгән аспектлар өйрәнелә. Ул татар халкын һәм Татарстанны XX гасыр башы вакыйгалары контекстында өйрәнә. Китап җәмгыять тормышын өйрәнүче галимнәргә, шулай ук татар халкы һәм туган җир тарихы белән кызыксынучыларга адреслана.

Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек Ганиева Ф., Яруллина Р. Татар драматурглары: биобиблиографик белешмәлек

Авторлар: Ганиева Ф., Яруллина Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапта 108 язучының — драматург, прозаик-драматург, шагыйрь-драматург, артист-драматургларның кыскача биографияләре hәм иҗатлары турында мәгълүматлар бирелә.

Муса Җәлил турында истәлекләр Мостафин Әхмәт Рафаэль улы Муса Җәлил турында истәлекләр

Автор: Мостафин Әхмәт Рафаэль улы

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Муса Җәлил – татар әдәбиятының гына түгел, бөтен ил әдәбиятының горурлыгы hәм даны. Аның гражданлык тойгысы, поэтик ялкыны, илгә тугрылыклыгы миллионлаган укучылар өчен үрнәк булып тора. Әлеге җыентыкта Муса Җәлилнең тормыш hәм иҗат юлы, Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы турында истәлекләр тупланган.

Татар тарихчылары Алишев С.Х. Татар тарихчылары

Автор: Алишев С.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Бу китап татар халкында тарих фәненең барлыкка килүен hәм үсүен, тарих язучы галимнәребез, аларның хезмәтләре турында сөйли. Автор тарихи хезмәтләрдәге Болгар — Казан дәвамчылыгы идеясен яңа фактлар hәм чыганаклар белән дәлилли. Халкыбыз үзенең өлкән буын тарихчылары — тарих күгендәге олы йолдызлары белән горурланырга hәм мактанырга хаклы. Китап татар тарихы белән кызыксынучыларга адреслана.

Силуэтлар: Татарстан язучыларының әдәби портретлары Мостафин Әхмәт Рафаэль улы Силуэтлар: Татарстан язучыларының әдәби портретлары

Автор: Мостафин Әхмәт Рафаэль улы

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Танылган тәнкыйтьче, язучы һәм публицист Рафаэль Мостафинның яңа китабында әдипләрнең (Кол Галидән алып Равил Фәйзуллинга кадәр) әдәби портретлары китерелә. Кайбер рус язучыларының портретлары, шулай ук Белла Ахмадуллинаның иҗаты һәм Марина Цветаеваның Алабугада үткәргән көннәре турындагы язмалар да укучыга кызыклы булыр дип уйлыйбыз.

Оҗмахка бер адым: Романнар Поварисов С.Ш. Оҗмахка бер адым: Романнар

Автор: Поварисов С.Ш.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Әлеге китап — 2004 елда Татарстан китап нәшриятында дөнья күргән «Пәйгамбәр таңы» романының дәвамы. Анда әдәбиятыбыз классигы, репрессия корбаны Галимҗан Ибраhимовның шәхес буларак формалашкан еллары hәм гомеренең соңгы көннәре сурәтләнә.

Әлфия Авзалова: истәлекләр, әңгәмәләр, мәкаләләр, фоторәсемнәр Батулла Р.М. Әлфия Авзалова: истәлекләр, әңгәмәләр, мәкаләләр, фоторәсемнәр

Автор: Батулла Р.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Теле ачылганнан бирле татар милләтенә армый-талмый хезмәт итүче бөек сәнгатькәребез — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисткасы әлфия Авзаловага багышланган бу китапта аның катлаулы тормыш юлы, вакыйгалары hәм сынаулары мул булган иҗат биографиясе тасвирлана.

Фатих Әмирхан турында истәлекләр - Фатих Әмирхан турында истәлекләр

Автор: -

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Бу җыентыкта татар халкының классик язучысы Фатих Әмирхан турында туганнарының, каләмдәш дусларының, замандашларының истәлекләре туплап бирелде. Китап әдипнең тууына 120 ел тулуга багышлана.

Ил йолдызы: Татар мөhаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай Мөхәммәтшин З.Г. Ил йолдызы: Татар мөhаҗирләре матбугатында Габдулла Тукай

Автор: Мөхәммәтшин З.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Г.Тукайга багышланган башка басмалардан аермалы буларак, җыентыкта бөек шагыйребез турында милли мөhаҗәрәтебезнең, эмигрантларның төрле матбугат органнарында басылган истәлек язмалары hәм хәбәрләре тупланган. Моңарчы киң даирә китап укучыларга билгеле булмаган бу материаллар күпләрнең дикъкатен җәлеп итәр дип уйлыйбыз.

Габдулла Тукай: Тормыш hәм иҗат елъязмасы Ибраhимова Ф.И., Алиева Ә.Х. Габдулла Тукай: Тормыш hәм иҗат елъязмасы

Авторлар: Ибраhимова Ф.И., Алиева Ә.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2003 ел.

Китапта классик шагыйребез Г.Тукайның тормыш hәм иҗат юлы беренче тапкыр хронологик тәртиптә тәкъдим ителә. Укучылар шагыйрь турында моңарчы билгеле булмаган өр-яңа мәгълүматлар белән дә таныша алачаклар.

бит: