|
|
Актәпи: Әкият-повестьлар, әкият-пьесалар
Автор: Хафизова Р.С. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел. Китапта авторның төрле елларда язылган әкият-повестьлары һәм әкият-пьесалары тупланган. Әсәрләр балаларны табигатькә, кешеләргә, тирә-яктагыларга игътибарлы булырга өйрәтә; Яхшылык белән Яманлык көрәшендә Яхшылыкның һәрвакыт җиңеп чыгуына ышандыра. |
|
|
|
Авылдан килгән мендәр: Шигырьләр.
Автор: Шәех Л.М. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел. Ленар Шәехнең бу китабындагы шигырьләре төрле яшьтәге балаларга адресланган. Аларда - мәктәп тормышындагы кызыклы вакыйгалар да, гаиләдәге мәнәсәбәтләр дә, Дуслык, Дөреслек турында уйланулар да чагылыш тапкан. |
|
|
|
Ниязның рекордлар китабы: Хикәяләр
Автор: Гыймадиев А.М. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел. Балалар язучысы Алмаз Гыймадиевның әлеге китабына яшүсмер малайлар-кызлар тормышындагы кызыклы вакыйгаларны сурәтләгән иң әйбәт шаян хикәяләре туплап бирелде. |
|
|
|
Тик сиңа гына: Шигырьләр, поэмалар
Автор: Фәйзуллина М.Н. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел. Җыентыкта шагыйрәнең соңгы елларда язган шигырьләре, поэмалары hәм нәниләргә багышланган әсәрләре урын алды. |
|
|
|
Дөнья әле мондый малайны белми: Балалар өчен шигырьләр
Автор: Миңнуллин Р.М. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел. Әлеге китапның авторы – Татарстан Республикасының Г.Тукай һәм М.Җәлил исемендәге Дәүләт премияләре, Татарстан Язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге премиясе лауреаты, Г.Х.Андерсен исемендәге милләтара Почетлы диплом иясе, шагыйрь Роберт Миңнуллин. Әсәрләрне рус теленә Г.Державин исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Татарстан Республикасының мәдәният хезмәткәре, шагыйрь Сергей Малышев тәрҗемә иткән. |
|
|
|
Табигать турында хикәяләр
Автор: Бударин В. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел. Балалар өчен язылган маҗаралы, кызыклы китап. |
|
|
|
Әкият турында әкият: әкият-пьесалар
Автор: Фәрхетдинов Ш. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел. Җыентыкта урын алган әкият-пьесалар, нигездә, яхшылык, бәхет, дуслык кебек уңай сыйфат-төшенчәләр хакында сөйли. Бердәмлеккә, татулыкка өнди. Әкият каhарманнарының барысы да — уңай hәм тискәреләре дә — бер үк дәрәҗәдә мавыктыргыч hәм ягымлы. Җыентык мәктәп hәм халык театрлары, профессиональ балалар театрлары, гомумән, әдәбият сөючеләр өчен тәкъдим ителә. |
|
|
|
Гыйнвардан декабрьгә кадәр
Автор: Каштанов Н.Ф. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел. Нәкыйп Каштанның бу китапта Влада Семенова рәсемнәре белән бизәп бирелгән шигырьләре, аларда тасвирланган табигать күренешләре балаларга ел фасылларын, hәрбер айның үзенчәлеген танып үсәргә ярдәм итә. |
|
|
|
Төнбоеклы күл буенда: Шигырьләр, поэма
Автор: Шакир Самат Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел. Бу җыентыкка танылган татар шагыйре Самат Шакирның лирик шигырьләре, юмор-сатира hәм балалар өчен язылган әсәрләре тупланды. |
|
|
|
Елантау: әкиятләр, маҗаралы хикәяләр.
Автор: Батулла Р.М. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел. Әдәбият сөючеләргә яхшы таныш язучы, драматург Р.Батулла бу китабында сайланма әкиятләрен тәкъдим итә. Аларны сабыйлар да рәхәтләнеп укыр, өлкәннәр дә үзләренә рухи азык табар дип ышанабыз. Китап Казан шәhәренең 1000 еллыгына багышлана. |
|
|
|
Олеся
Автор: Кир Л. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел. Әлеге китап – сабыйлар өчен язылган әкиятләр җыентыгы. Сез кечкенә кызның теләге кабул булып, эт баласының терелүе турында да, кечкенә феяләр, чык бөртекләре һәм башка серле хәлләр турында да укый аласыз. |
|
|
|
Куян күчтәнәче: әкиятләр
Автор: Габделхакова Ф. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел. Кызыклы, мавыктыргыч әкиятләр гади, образлы тел белән язылган. Алар җиңел укылыр һәм нәни укычыларыбызның исләрендә калыр дип ышанабыз. |
|
|
|
Нечкәбил
Автор: Алиш А.Б. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен язылган якты гыйбрәтле әкият. |
|
|
|
Кояшлы төн: Шигырьләр
Автор: Закир М. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел. Әлеге китапка авторның төрле елларда иҗат иткән лирик-фәлсәфи hәм балалар өчен язылган шигырьләре тупланды. |
|
|
|
Чулпы җыры: Балалар өчен җырлар
Автор: Әмирханова Л.Р. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел. Әлеге җыентыкка Лиана Әмирханова сүзләренә композиторларыбыз иҗат иткән, республика күләмендә уздырылган балалар җыры конкурсларында диплом алган җырлар тупланды. |
|
|
|
Парашютсыз курчак: Балалар өчен шигырьләр, җырлар hәм поэма
Автор: Җәлил Муса Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел. Бу җыентыкта Муса Җәлилнең балаларга багышланган шигъри иҗаты чагылыш тапкан. Күп еллар үтүгә карамастан, ул үз әhәмиятен әлегәчә югалтмаган. Китап шагыйрьнең тууына 100 ел тулуга багышлана. |
|
|
|
Иң матур көн: Нәниләр өчен шигырьләр
Автор: Корбан Р.Х. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел. Әлеге җыентыкта күренекле татар шагыйрьләренең балалар өчен язылган шигырьләре тупланган. Аларда ел фасыллары (кояшлы җәй, яңгырлы көз, карлы-буранлы кыш), балалар һәм хайваннар арасындагы мөнәсәбәтләр, шулай ук сабыйлар тормышындагы кызыклы вакыйгалар сурәтләнә. |
|
|
|
Казан риваяте
Автор: Мельников А. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел. Әлеге китапка авторның балалар өчен рус, татар, инглиз телләрендә язылган хикәяләре тупланды. |
|
|
|
Күчтәнәч: хикәяләр, әкиятләр
Автор: Каштанов Н.Ф. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел. Әлеге китапка Нәкыйп Каштановның нәниләр өчен язылган хикәяләре hәм әкиятләре тупланды. |
|
|
|
Алсу, Илдус һәм сандугач
Автор: Гыйләҗев А. Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел. Китапка танылган татар язучысы Аяз Гыйләҗевнең балалар өчен язылган мавыктыргыч һәм гыйбрәтле хикәяләре тупланды. |




