Фатих Әмирхан: тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре Фатих Әмирхан: тәрҗемәи хәле, истәлекләр, әсәрләр, анализ үрнәкләре, дәрес эшкәртмәләре

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2011 ел.

Китапта татар әдәбияты классигы Фатих Әмирханның мәктәп программасына кертелгән әсәрләре туплап бирелде. Аерым бүлекләрдә әсәрләренә анализ үрнәкләре, мәктәп укытучылары һәм студентлар тарафыннан язылган дәрес эшкәртмәләре тәкъдим ителде.

Мәдәниятләр аралашуында рус теле: педагогик югары уку йортлары студентлары, мәктәп укытучылары, Квалификацияне арттыру институтлары курсларын тыңлаучылар өчен методик кулланма Мирошниченко Л.В., Хәерова И.В., Евдокимова А.Г., Ведишенкова М.В., Фәттахова С.В., Габделхаков В.Ф., Колетвинова Н.Д. Мәдәниятләр аралашуында рус теле: педагогик югары уку йортлары студентлары, мәктәп укытучылары, Квалификацияне арттыру институтлары курсларын тыңлаучылар өчен методик кулланма

Авторлар: Мирошниченко Л.В., Хәерова И.В., Евдокимова А.Г., Ведишенкова М.В., Фәттахова С.В., Габделхаков В.Ф., Колетвинова Н.Д.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Китапта югары уку йортларында укытуның практикасы һәм тел белеменең гомуми теориясе контекстында хәзерге рус теле буенча лекцияләр курсы тәкъдим ителә. Кулланма мөмтәкыйль эш өчен төзелгән, ул югары уку йортлары студентларына, рус теле укытучыларына Квалификацияне үстерү институтлары курсын тыңлаучыларга адреслана, шулай ук китапны профильле мәктәпләрдә рус теле буенча сайланма лекцияләр төзегәндә дә кулланырга мөмкин.

Тәрҗемә hәм сөйләм культурасы Юсупов Р.А. Тәрҗемә hәм сөйләм культурасы

Автор: Юсупов Р.А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Китапта бер телдән икенче телгә тәрҗемә итү принциплары hәм алымнары бәян ителә, икетеллелек шартларында рус теленең татар ттеленә йогынтысы, телебездә киң таралган хаталардан арыну hәм аларны булдырмау чаралары күрсәтелә.

Гамәли татар теле: Татар телен өйрәнүчеләр өчен методик кулланма Фаттахова Р.Ф. Гамәли татар теле: Татар телен өйрәнүчеләр өчен методик кулланма

Автор: Фаттахова Р.Ф.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Әлеге методик кулланма югары уку йортларының социаль-гуманитар факультетларында укучы студентларга, шулай ук татар телен тирәнтен өйрәнүләрен дәвам иткән министрлык, идарә оешмалары эшчеләренә тәкъдим ителә. Әлеге курсның билгеләнгән максаты – татар теленең нормаларын гамәли яктан үзләштерү. Кулланма материалның тематик һәм функциональ оештырылышына карап төзелгән. Ул уку йортларында, курсларда, группаларда, ягъни татар телен стационар рәвештә өйрәнүчеләргә дә файдалы; мәктәптә телнең нигезләрен өйрәнгәннәр өчен мөстәкыйль рәвештә дә кулланыла ала.

Яңарыш юлыннан: Хәзерге татар әдәбият белеме мәсьәләләре Закирҗанов Ә.М. Яңарыш юлыннан: Хәзерге татар әдәбият белеме мәсьәләләре

Автор: Закирҗанов Ә.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Монографиядә хәзерге татар әдәбият белеменең әдәбият тарихы, әдәбият теориясе, әдәби тәнкыйть тармакларында барган эзләнүләрнең фәнни-теоретик, методологик нигезләре ачыклана, аларның торышы, киләчәктә үсеш-үзгәреш юллары, перспективалары билгеләнә.

Татарстан Республикасында hәм Россия Федерациясендә хәзерге заман тел процесслары: телләр турындагы законнар гамәлдә Сагдеева Ф.К., Вәлеева А.Ф., Шайхиева Ф.Р., Исхакова З.А. Татарстан Республикасында hәм Россия Федерациясендә хәзерге заман тел процесслары: телләр турындагы законнар гамәлдә

Авторлар: Сагдеева Ф.К., Вәлеева А.Ф., Шайхиева Ф.Р., Исхакова З.А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Җыентык Татарстан Республикасының телләр турындагы законнарының реальләшүенә hәм социолингвистиканың гомумтеоретик мәсьәләләренә багышланган. Китап социолингвистика, этнолингвистика, педагогика, социология политика hәм экологияне өйрәнүче специалистларга, хәзерге җәмгыятьтә телләрнең реальләшү проблемалары белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.

Биләр – Бөек шәһәр Хуҗин Ф.Ш. Биләр – Бөек шәһәр

Автор: Хуҗин Ф.Ш.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапта Биләр шәһәрендәге (ул Татарстан Республикасының Алексеевск районында урнашкан) яңа археологик ачышлар хакында сүз бара. Табылган материаллар – Европаның иң зур шәһәрләреннән берсе, Идел буе Болгарыннан читтә “Олуг шәһәр” исеме белән таныш булган Биләр шәһәренең калдыклары. X гасырда болгарлар тарафыннан төзелгән Биләр 1236 елга кадәр яши һәм монгол яулары вакытында җимерелә. Китап төсле рәсемнәр белән бизәлгән; ул мәктәп укучыларына гына түгел, ә бабаларыбызның ерак тарихы белән кызыксынучыларның барысы өчен дә кызыклы булачак.

Татарстан Республикасының дәүләт телләре эшендәге социолингвистик мәсьәләләр: фәнни мәкаләләр җыентыгы Зәкиев М.З., Вәлеева А.Ф., Шайхиева Ф.Р. Татарстан Республикасының дәүләт телләре эшендәге социолингвистик мәсьәләләр: фәнни мәкаләләр җыентыгы

Авторлар: Зәкиев М.З., Вәлеева А.Ф., Шайхиева Ф.Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Җыентык Татарстан Республикасының телләр турындагы законнарының реальләшүенә һәм социолингвистиканың гомумтеоретик мәсьәләләренә багышланган. Китап социолингвистика, этнолингвистика, педагогика, социология политика һәм экологияне өйрәнүче специалистларга, хәзерге җәмгыятьтә телләрнең реальләшү проблемалары белән кызыксынучы укучыларга тәкъдим ителә.

Татар халкының фәлсәфи фикере Юзеев А.Н. Татар халкының фәлсәфи фикере

Автор: Юзеев А.Н.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Монография татар фәлсәфи фикеренең оешу тарихы һәм үсешенең төп юнәлешләренә багышланган; бу китапта исламның татар фәлсәфәсе тарихында уйнаган роле билгеләнә. Татар фәлсәфи фикере беренче тапкыр XX–XXI гасырлар (1918 елга кадәр) аралыгында монографик планда өйрәнелә. Китап татар халкының рухи мәдәнияте белән кызыксынучыларга адреслана.

Рус һәм татар телләренең чагыштырма синтаксисы Зиннәтуллина К.З., Ибраһимов С.М., Зәкиев М.З., Сафиуллина Ф.С. Рус һәм татар телләренең чагыштырма синтаксисы

Авторлар: Зиннәтуллина К.З., Ибраһимов С.М., Зәкиев М.З., Сафиуллина Ф.С.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Татарстан Республикасының күпчелек филологик югары уку йортлары студентлары татар hәм рус телләренең чагыштырма грамматикаларын өйрәнсәләр дә, әлегә кадәр бу мәсьәләне яктырткан бер махсус дәреслек тә юк иде. Элегрәк дөнья күргән бу кулланма озак еллар буе әлеге проблеманы яктырткан бердәнбер басма булды; рус hәм татар чагыштырма грамматикасын укыту практикасы исә аның кайбер үзгәрешләр белән кабаттан басылуын кирәк дип тапты. Дәреслек рус hәм татар телләренең чагыштырма грамматикасын өйрәнүче филологик уку йортлары студентларына адреслана.

Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар

Автор: Шәмсетдинова Р.Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына, югары hәм урта уку йортларына керергә әзерләнүчеләргә, олимпиадада катнашучыларга, югары уку йортларының филология, татар журналистикасы факультетлары студентларына татар теленнән урта мәктәп материалын мөстәкыйль кабатлау, системага салу өчен кулланма буларак тәкъдим ителә торган бу китапта татар теленең фонетика, лексика, морфология hәм синтаксисына караган күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар, язма hәм сөйләм телен үстерү өчен биремнәр тупланган. Китап шулай ук укытучылар, татар теле белән кызыксынучы барлык укучылар өчен файдалы булыр.

Тел гыйлеме терминнары сүзлеге Сәлимов Х.Х. Тел гыйлеме терминнары сүзлеге

Автор: Сәлимов Х.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Бу сүзлектә 1000гә якын тел гыйлеме терминына аңлатма бирелә. Сүзлек югары уку йортлары, педучилище студентларына, урта мәктәп, гимназия укытучылары hәм укучыларына, гомумән тел гыйлеме белән кызыксынучы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.

Табигыйлеккә хилафлык Галимуллин Ф.Г. Табигыйлеккә хилафлык

Автор: Галимуллин Ф.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Китапта ХХ гасырның егерменче-утызынчы елларында татар әдәбияты үзенчәлекләре хакында бәян ителә. Бигрәк тә иҗат методлары мәсьәләсенә карата булган каршылыкларга аерым игътибар юнәлтелә. Шул ук вакытта әдәбиятның милли йөзе проблемасы шактый тәфсилле өйрәнелә. Татар әдәбиятының бу еллардагы үсеше башка халыкларның сүз сәнгатьләре белән бәйләнештә карала.

Заман белән бергә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре Закирҗанов Ә.М. Заман белән бергә: әдәби тәнкыйть мәкаләләре

Автор: Закирҗанов Ә.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Китапка Казан дәүләт университеты доценты Әлфәт Закирҗановның соңгы елларда язылган әдәби тәнкыйть мәкаләләре тупланды. Әдәбият тарихының төрле чорларына караган язмалар белән бергә, хәзерге татар драматургиясендәге hәм театрындагы эзләнү-табышларның идея-эстетик үзенчәлеген ачуга йөз тоткан мәкаләләр урын алды.

Роман hәм милләт: Гаяз Исхакый иҗатында роман жанры Гыйбадуллина Ф. Роман hәм милләт: Гаяз Исхакый иҗатында роман жанры

Автор: Гыйбадуллина Ф.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапта милли әдәбиятыбызның классигы Гаяз Исхакый романнарының жанр табигате тикшерелә, әдипнең татар романы үсешенә керткән өлеше ачыклана. Хезмәт әдәбият белгечләренә, студент hәм аспирантларга, мәктәп укытучыларына, гомумән, әдәби мирас белән кызыксынучы барлык укучыларга тәкъдим ителә.

Татарстанның милли-региональ шартларында дәүләт теле буларак рус теле Габделхаков В.Ф. Татарстанның милли-региональ шартларында дәүләт теле буларак рус теле

Автор: Габделхаков В.Ф.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Россиядәге Рус теле елына багышланган әлеге җыентык Татарстанның гомуми белем бирү учрежденияләрендә рус телен һәм әдәбиятын укыту тәҗрибәсен бергә туплый. Ул "Рус теле мәктәптә: тәҗрибәләр, проблемалар, эзләнүләр" дип аталган Республика йомгаклау фәнни-гамәли конференция (2007 елның 7 декабре) материалларына нигезләнгән.

Мөлкәтебезне барлаганда: Иҗат портретлары, тәнкыйди-теоретик мәкаләләр Хатипов Ф.М. Мөлкәтебезне барлаганда: Иҗат портретлары, тәнкыйди-теоретик мәкаләләр

Автор: Хатипов Ф.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2003 ел.

Бу китапта әдәби мөлкәтебезгә бүгенге караш яктыртыла, күренекле язучыларның әсәрләренә эстетик анализ ясала, яңа рухтагы теоретик мәкаләләр тәкъдим ителә.

Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар Шәмсетдинова Р.Р. Татар теле: Күнегүләр. Анализ үрнәкләре. Тестлар

Автор: Шәмсетдинова Р.Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Урта гомуми белем бирү мәктәбе укучыларына, югары hәм урта уку йортларына керергә әзерләнүчеләргә, олимпиадада катнашучыларга, югары уку йортларының филология, татар журналистикасы факультетлары студентларына татар теленнән урта мәктәп материалын мөстәкыйль кабатлау, системага салу өчен кулланма буларак тәкъдим ителә торган бу китапта татар теленең фонетика, лексика, морфология hәм синтаксисына караган күнегүләр, анализ үрнәкләре, тестлар, язма hәм сөйләм телен үстерү өчен биремнәр тупланган. Китап шулай ук укытучылар, татар теле белән кызыксынучы барлык укучылар өчен файдалы булыр.

Неорганик химия курсының актуаль мәсьәләләре Неорганик химия курсының актуаль мәсьәләләре

Нәшрият: КДТУ нәшрияты, 1998 ел.

Органик булмаган химия программасы буенча төзелгән әлеге биремнәр технологика белгечлеге алучы студентларга һәм чыгарылыш сыйныф укучыларына тәкъдим ителә.

Газ белән эшләүче җылылык двигателе циклларын анализлау Газ белән эшләүче җылылык двигателе циклларын анализлау

Нәшрият: КДТУ нәшрияты, 2000 ел.

Методик күрсәтмәдә эшче җисем сыйфатында газ кулланылган эчке янулы двигательләрнең циклларын анализлау үрнәкләре бирелгән.

бит: