Татар музыкасы этнографиясе Сәйдәшева З.Н. Татар музыкасы этнографиясе

Автор: Сәйдәшева З.Н.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Әлеге уку-укыту басмасы беренче тапкыр тирәнтен итеп татар музыкаль фольклорына бәйле аспектларны яктырта. Дәреслектә тарихи-филологик һәм этнографик контекстларда болгар-татар халык музыкаль сәнгатенең ерак гасырларга сузылган үсеш-үзгәреш тарихын күз алдына китерергә ярдәм итә торган бай теоретик һәм практик материал тәкъдим ителә. Китап югары һәм урта музыкаль уку йортлары студентларына һәм милли музыка белән кызыксынучы киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.

Курчак уены сәнгате Игъламов Р.М. Курчак уены сәнгате

Автор: Игъламов Р.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Китапта “Әкият” татар дәүләт курчак театрының тарихы яктыртыла. Театрның барлыкка килүе, үсү-үзгәрүе, үткәне һәм бүгенгесе турында сөйләнелә.

Шакир Мөхәммәтҗанов (альбом-монография) Лобашева И.Ф. Шакир Мөхәммәтҗанов (альбом-монография)

Автор: Лобашева И.Ф.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Әлеге китапта татар профессиональ графика сәнгатенең беренче профессиональ осталарыннан булган рәссам-график, Татарстан китап нәшриятының график бюросы (сәнгать редакциясе) урынбасары Шакир Мөхәммәтҗановның (1900–1972) тормыш юлы һәм иҗаты яктыртыла.

Сабир  Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китап узган гасырның утызынчы елларында колхоз-совхоз театрларының берсе булып оештырылган Минзәлә татар дәүләт драма театрының үткән юлына, анда эшләүче hәм эшләп киткән сәхнә осталарына hәм бүгенге тормышына багышлана.

Альбом Нәфыйков К. Альбом

Автор: Нәфыйков К.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Әлеге китапта бүгенге көндә Татарстанның иң күренекле язучыларының берсе булган Кәнәфи Нәфыйков картиналарының репродукциясе тупланган. Сурәт-рәсемнәрнең зур өлеше болгар-татар тарихы сюжетларына һәм күренекле тарихи шәхесләргә багышланган.

Рәссам булу җиңелме? Якупов Х.Г. Рәссам булу җиңелме?

Автор: Якупов Х.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Әлеге китапта татар сәнгатенең тарихы, рәссам һәм аның катлаулы хезмәте турында сөйләнә. Аңа истәлекләр, Татарстан сынлы сәнгате турында уйланулар һәм хикәяләр кертелгән. Китап киң даирә укучыларга тәкъдим ителә.

Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай: альбом Әхмәтова-Урманче Ф.В. Бакый Урманче иҗатында Габдулла Тукай: альбом

Автор: Әхмәтова-Урманче Ф.В.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Бакый Урманче hәм Габдулла Тукай... Мәдәниятебез өчен иң кадерле исемнәр. Аларның рухи hәм эстетик идеалларын нәрсә берләштерә? Әлбәттә, Ватанга hәм милләткә ихлас мәхәббәт, самими хезмәт. Тукай үзебездә зур милли рәссамнар булачагына өметләнә, Урманче исә бу өметнең үз шәхесендә гәүдәләнү бәхетенә ирешә hәм, иҗатында Тукай мотивларына мөкиббән китеп, аның әсәрләрен гомере буе рәсемнәре белән бизи. Альбом рәвешендәге бу китап Бакый ага Урманченың Габдулла Тукайга рухи hәм гамәли мөнәсәбәтен чагылдыру юлында беренче җитди адым дип бәяләнергә хаклы.

Казанның тарихи мәчетләре Салихов Р.Р., Хәйретдинов Р.Р. Казанның тарихи мәчетләре

Авторлар: Салихов Р.Р., Хәйретдинов Р.Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Әлеге хезмәт XVIII гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы Казан мәчетләре һәм мөселман җәмгыятьләре тарихына багышлана. Җыентыкта шәһәребезнең мөселман мәдәнияте һәйкәлләре, танылган дин әһелләре, иганәчеләр, мәктәп һәм мәдрәсәләр турында очерклар тупланган. Китап киң даирә укучыларга адреслана.

Галәми гамь: Сынлы сәнгать, шигырьләр Латыйф Х. Галәми гамь: Сынлы сәнгать, шигырьләр

Автор: Латыйф Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Русиянең Рәссамнар берлеге, Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы Хәмит Нәҗип улы Латыйфның бу китап-альбомында озак еллар дәвамында иҗат иткән сынлы сәнгать әсәрләре, шигырьләре урын алган. Аның иҗатында, нигездә, фәлсәфи фикерләү, галәми-дөньяви гамь кебек олы төшенчәләр чагылыш таба. Китап-альбом иҗат кешеләре өчен генә түгел, hәвәскәр осталар, педагоглар hәм белем юлындагы яшьләр өчен дә файдалы булыр дип өмет итәбез.

Заман көзгесе: Альбом Зарипов Э.Я. Заман көзгесе: Альбом

Автор: Зарипов Э.Я.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Күренекле рәссам, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Эрот Зарипов искиткеч бай иҗади хәзинәгә ия. Эшчәнлегенең төп максатын үз халкына ихлас хезмәт итүдә күрүче бу сәнгать остасының hәм графикада, hәм нәкыштә яулаган казанышлары бәхәссез. Ошбу басмада Эрот Зариповны күпсанлы сәнгать сөючеләренә таныткан hәм аларны сокландырган әсәрләрнең иң яхшылары урнаштырылды.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 2006 елның 26 апрелендә 120 ел тула Бөек татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 2006 елның 26 апрелендә 120 ел тула

Нәшрият: Заман, 2006 ел.

Татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 120 ел тулуга багышланган әлеге буклетта әдипнең кыскача биографиясе, тормышына кагылышлы һәм шагыйрьнең музейларда сакланучы шәхси әйберләренең фоторәсемнәре, шагыйрь иҗатының йөзек кашы булган "Туган тел", "Китап", "Үз-үземә", "Милләткә", "Милли моңнар" шигырьләре тәкъдим ителә.

Абрек Абзгильдин: альбом Шаһиева Р.Г. Абрек Абзгильдин: альбом

Автор: Шаһиева Р.Г.

Нәшрият: Заман, 2009 ел.

Альбом хәзерге татар мәдәни сәнгатенең күренекле вәкиле Абрек Абзгильдинга багышлана. А. Абзгильдин - Татарстан Республикасының халык рәссамы (1995), Россия сәнгать Академиясенең әгъза-мөхбире, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1997), Россиянең атказанган рәссамы (2002), Россия сәнгать Академиясенең көмеш медале белән бүләкләнә (2003). Альбомда рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать кебек төрле жанрга караган әсәрләр урын алган. Рәссамның тормыш һәм иҗат юлына күзәтү ясала, Татарстан сәнгате үсешенә керткән хезмәтләре күрсәтелә. Альбом рус, татар һәм инглиз телләрендә.

Татарстанның академик үзәге: 1920 нче еллар Фәттахова Г., Вәлиев Р. Татарстанның академик үзәге: 1920 нче еллар

Авторлар: Фәттахова Г., Вәлиев Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

Монография Татнаркомпрос академик үзәге эшчәнлеген өйрәнүгә багышланган. Аның эшләү еллары билгеләнә, әйдәп баручы үзәк ролен югалту сәбәпләре ачыклана, эшләү юнәлешләре һәм этаплары анализлана. Китапта архив, вакытлы матбугат һәм монографияләрдән тарихи материал тупланган. Архив материалларының күбесе беренче таптыр киң даирә укучыларга тәкъдим ителә. Монография галимнәргә, югары уку йортлары укытучыларына һәм студентларга һәм туган җиребез тарихы һәм мәдәнияте мәсьәләләре белән кызыксынучыларга адреслана.

Рәсем сәнгате осталары Рәсем сәнгате осталары

Нәшрият: Рухият, 2006 ел.

Бу җыентыкка "Рухият" фонды оештырган рәсем сәнгате конкурсында катнашып җиңгән, нефть төбәгендә яшәүче һәм иҗат итүче авторларның иҗади эшләре тупланган.

Арча әдәбият һәм сәнгать музее Арча әдәбият һәм сәнгать музее

Нәшрият: Заман, 2004 ел.

Әлеге буклет Габделнасыйр Курсави, Шиһабетдин Мәрҗани, Шәмсетдин Күлтәси, Сабирҗан әл-Мәмсәви, Габдулла Тукай, Галиәсгар Камал, Гомәр Бәширов, Госман Бакиров, Әнәс Галиев, Мостафа Ногман, Сибгат Хәким, Гариф Ахунов, Мөхәммәт Мәһдиев һ.б. Арча төбәгендә туып үскән татар зыялыларының иҗат һәм тормыш юлын яктырткан истәлекләр туплаган Арча әдәбият һәм сәнгать музеена багышлана.

Казанда барокко Дульский П. Казанда барокко

Автор: Дульский П.

Нәшрият: ТАТ, 1927 ел.

Сәнгать тарихы буенча китап. Казан архитектурасына багышланган.

Күңелемә якын затлар Галиева Г.К. Күңелемә якын затлар

Автор: Галиева Г.К.

Нәшрият: Мәгариф

Авторның әлеге китабы Ф. Яруллин, Н. Фәттах, Т. Мөбарәков кебек олуг шәхесләребезгә, шулай ук талантлы әдипләребез Ф. Сафин һәм Р. Юныслар иҗатына багышлана.

Казан шәһәре сурәте Казан шәһәре сурәте

Нәшрият: ТАТ, 1894 ел.

Казан шәһәренең архитектурасына багышланган сәнгать тарихы буенча китап.

Казан биналарының эчке архитектурасы Егерев В.В. Казан биналарының эчке архитектурасы

Автор: Егерев В.В.

Нәшрият: ТАТ, 1927 ел.

Казан шәһәренең архитектурасына багышланган сәнгать тарихы буенча китап.

Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар Арсланов М.Г. Тылсым. Татар театры: режиссерлар һәм драматурглар

Автор: Арсланов М.Г.

Нәшрият: Мәгариф

Китапта татар театрына, аның режиссура сәнгатенә һәм драматургларга багышланган мәкаләләр тупланган.

бит: