Россия империясендә Ислам институтлары: Россиянең Европа өлешендә һәм Себердә мәчетләр Заһидуллин И.К. Россия империясендә Ислам институтлары: Россиянең Европа өлешендә һәм Себердә мәчетләр

Автор: Заһидуллин И.К.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапта мәчетләрнең Россия империясенең сәяси-административ пространствосына яраклашуындагы сәяси-дини һәм җәмгыяви-иҗтимагый аспектлары ассызыклана; биредә мөселманнарның намазы дини, җәмгыяви-сәяси һәм мәдәни күренеш буларак карала; гыйбадәт бинасының өммәт тормышындагы роле билгеләнә; хөкүмәтнең ислам мәдәни архитектурасына тәэсир итү дәрәҗәсе, шәһәр һәм авылларда мәчет төзү үзенчәлекләре тикшерелә. Монография студентларга, укытучыларга һәм Россия исламының тарихы белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Китаб әл-Хикмә әл-балига әл-җәниййа фи шәрх әл-‘акаид әл-хәнәфиййә Мәрҗани Ш. Китаб әл-Хикмә әл-балига әл-җәниййа фи шәрх әл-‘акаид әл-хәнәфиййә

Автор: Мәрҗани Ш.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Әлеге басма укучыларны Шиһабетдин Мәрҗанинең 1889 елда Казанда дөнья күргән иң әһәмиятле дини-фәлсәфи хезмәте белән таныштыра, әлеге китапта автор хәнәфиләр дини доктринасының иң төп фикерләрен анализлый.

Сайланма әсәрләр Утыз Имәни Г. Сайланма әсәрләр

Автор: Утыз Имәни Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Танылган дин гыйлеме белгече, остаз, “нәкешбәндийә” тәрикате тарафдары Габдеррәхим Утыз Имәни әл-Болгариның бу җыентыкта тәкъдим ителгән сайланма әсәрләре укучыларга әдипнең ислам теориясе һәм практикасына кагылышлы фикерләре белән танышырга ярдәм итәр.

Мөнәҗәтләр - Мөнәҗәтләр

Автор: -

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Бу җыентыкта төрле жанрлардагы, шул исәптән дини-фәлсәфи, туган ил, ана hәм бала, яшәү hәм үлем турында мөнәҗәтләр тупланды.

Инсан hәм дин: Мәкаләләр hәм хикәяләр Пер. текста Кадыров Р. Инсан hәм дин: Мәкаләләр hәм хикәяләр

Автор: Пер. текста Кадыров Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Әлеге җыентыкта соңгы елларда Төркиядә дөнья күргән дини-дөньяви эчтәлекле кайбер мәкалә hәм хикәяләр тупланды. Аларда ислам тарихы, мөселман дөньясының бөек сәяси, хәрби hәм дин эшлеклеләре, дин белән көндәлек хәят арасындагы өзелмәс бәйләнеш, ниhаять, «әл-әхкяме гамәлийә»гә (ислам дине йолалары турындагы хөкем hәм әмерләргә) кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында бәян ителә. Язмаларның авторлары — күренекле төрек язучы-публицистлары Әхмәд Шаhин, Фәтхуллаh Гүлән, Хаува Әргәнә, Габделкадыйр Сөбхандагы h.б. Китап ислам диненең төрле аспектлары белән кызыксынучыларга тәкъдим ителә.

Гыйбрәтле хикәятләр - Гыйбрәтле хикәятләр

Автор: -

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2004 ел.

Әлеге җыентыкка XVIII–XIX гасырларда язылган кулъязма китаплардан hәм шәкерт дәфтәрләреннән сайланып алынган әсәрләр тупланды.

Улым сиңа әйтәм...: Гыйбрәтле риваятьләр, хикәятләр Зәйнуллин Җ.Г. Улым сиңа әйтәм...: Гыйбрәтле риваятьләр, хикәятләр

Автор: Зәйнуллин Җ.Г.

Нәшрият: Мәгариф, 2001 ел.

Китапка Коръәннең гыйбрәтле хикәятләре тупланган.

Гомуммөселман контекстында татар дини-фәлсәфи фикере Юзеев А.Н., Ибраһим Т.К., Солтанов Ф.М. Гомуммөселман контекстында татар дини-фәлсәфи фикере

Авторлар: Юзеев А.Н., Ибраһим Т.К., Солтанов Ф.М.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2002 ел.

Татар дини-фәлсәфи фикере беренче тапкыр монографик планда, Х–XX гасырлар аралыгындагы эволюцияне сурәтләп, Якын Көнчыгыш фәлсәфәсе контекстында карала.

Ислам фәлсәфәсе: 2 т. Т. 1: I бүлек. Дин фәлсәфәсе Камали З.Д. Ислам фәлсәфәсе: 2 т. Т. 1: I бүлек. Дин фәлсәфәсе

Автор: Камали З.Д.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2010 ел.

Әлеге китап укучыны ХХ гасыр башында яшәгән татар дин галиме Зыяэтдин Камалиның фундаменталь хезмәте – «Ислам фәлсәфәсе» хезмәте белән таныштыра. Әлеге томга аның беренче бүлеге – «Дин фәлсәфәсе» һәм аңа кушымта рәвешендә язылган «Алланың шәфкатьлеге» өлеше кертелгән. Ике әсәр дә тәмамланган тулы бербөтен тәшкил итә, аларда автор ислам догматикасының төп мәсьәләләренә туктала, үзенең концептуаль һәм фәлсәфи карашын тәкъдим итә, шул заманда мөселманнарны борчыган сорауларга җавап бирә. Зыяэтдин Камали тәкъдим иткән фикерләр бүген дә актуальлеген җуймый, алар хәзерге заман мөселман өммәсе өчен дә файдалы булыр.