Тере тынлык: шигырьләр Фәтхетдинова Л.И. Тере тынлык: шигырьләр

Автор: Фәтхетдинова Л.И.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Күңел авазы, күңел дөньясы Ләйсән Фәтхетдинова өчен беренче урында. Шигырьләре дә кеше, аның эчке дөньясы турында уйланулардан гыйбарәт. Яшь шагыйрәнең үзенчә фәлсәфи фикерләве дә шигърият сөючеләр күңеленә хуш килер дип ышанабыз.

Җырдан такыялар үрәм: җырлар, истәлекләр Хөсәенов А.Г. Җырдан такыялар үрәм: җырлар, истәлекләр

Автор: Хөсәенов А.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, композитор Азат Хөсәеновның бу китабында авторның төрле елларда иҗат иткән җырлары һәм үзенең тормыш юлы турындагы истәлекләре урын алды.

Ташта үскән гөлләр: шигырьләр Сәлах Р.Г. Ташта үскән гөлләр: шигырьләр

Автор: Сәлах Р.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2012 ел.

Бу китаптагы шигырьләр укучыны уйландыра, гаҗәпләндерә, сискәндерә, күңелдә хисләр өермәсе уята. Кеше табигатенә хас хис-тойгыларны шагыйрь үзенчәлекле шигъри тел белән тасвирлый.

Әсәрләр: 5 томда. 1 том Туфан Х. Әсәрләр: 5 томда. 1 том

Автор: Туфан Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Хәсән Туфанның бу күптомлы җыентыгы, әлегәчә басылган сайланмаларында дөнья күргән әсәрләреннән тыш, матбугатта күренеп тә китапларына кертелмәгән hәм архивында сакланган шигырьләрен, язмаларын үз эченә ала.

Сайланма әсәрләр: 2 томда, 1 том Тукай Г. Сайланма әсәрләр: 2 томда, 1 том

Автор: Тукай Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Габдулла Тукай (1886–1913) – танылган татар шагыйре, тәнкыйтьче, публицист һәм тәрҗемәче. Беренче томга аның шигырьләре һәм поэмалары туплап бирелде.

Хәзерге татар поэзиясе - Хәзерге татар поэзиясе

Автор: -

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Китапта хәзерге татар поэзиясеннән үрнәкләр китерелгән. Әлеге җыентыкта татар язучылары әсәрләренең рус теленә тәрҗемәләре китерелгән.

Мәхәббәт тәүбәсе: Шигырьләр, поэмалар Такташ Х. Мәхәббәт тәүбәсе: Шигырьләр, поэмалар

Автор: Такташ Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Китапка олуг шәхес hәм күпкырлы талант буларак милли мәдәниятебез үсешен заман югарылыгына күтәргән классик шагыйребез hади Такташның шигырь, поэмалары туплап бирелде.

Баян өчен пьесалар Курамшин Р.С. Баян өчен пьесалар

Автор: Курамшин Р.С.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Әлеге җыентыкта танылган баянчы, композитор Рамил Курамшинның баян өчен язылган әсәрләре белән беррәттән авторның татар халык көйләренә эшкәртмәләре дә урын алды. Китап музыка мәктәпләре hәм училищелары укучыларына, шулай ук консерватория студентларына тәкъдим ителә.

Әллүки: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр - Әллүки: шигырьләр, хикәяләр, әкиятләр

Автор: -

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

XXI гасыр башында татар әдәбиятында өр-яңа буын туып килә. Аның барлыкка килүе Казан дәүләт университеты студентларының «Әллүки» түгәрәге белән турыдан-туры бәйләнгән. Биредә илледән артык яшь каләм иясе, татар әдәбиятының киләчәге булырдай егетләр hәм кызлар тәрбияләнә. Алар төрле жанрда иҗат итә. Әлеге җыентыкка егерме биш «әллүки»ченең яхшы дип табылган әсәрләре туплап бирелде.

"Казанда алтын вакыт": Казан рус поэзиясе антологиясе Газизова Л.Р. "Казанда алтын вакыт": Казан рус поэзиясе антологиясе

Автор: Газизова Л.Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Укучыларга тәкъдим ителгән әлеге китап башка коллектив шигырь җыентыкларыннан аерылып тора. Бу – 1940 елдан 2005 елга кадәр Казан рус поэзиясе антологиясе.

Казаным – шигъри азаным: риваятьләр, бәетләр, шигырьләр, поэмалар Салахиев И. Казаным – шигъри азаным: риваятьләр, бәетләр, шигырьләр, поэмалар

Автор: Салахиев И.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Китапка танылган татар шагыйрьләренең Казан турындагы шигырьләре кертелде.

Әсәрләр: 5 т., 1 том Җәлил Муса Әсәрләр: 5 т., 1 том

Автор: Җәлил Муса

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Муса Җәлил (1906–1944) – татар шагыйре, Советлар Союзы Герое (1956). Әлеге томга шагыйрьнең 1921–1941 елларда язылган шигырьләре кертелде.

Фортепьяно музыкасы Леман А. Фортепьяно музыкасы

Автор: Леман А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Әлеге җыентыкка Альберт Леманның әлегәчә басылмаган фортепьяно өчен пьесалары кертелде: алар арасында татар җырлары калыбында язылганнары да, татар классикасына зур өлеш керткәннәре дә бар. Җыентык Татарстан композиторлар мәктәбенең нигез салучысы булган композиторның 90 яшьлеге уңаеннан чыгарыла.

Төнге әверелеш: Шигырьләр, поэмалар. Морат Г. Төнге әверелеш: Шигырьләр, поэмалар.

Автор: Морат Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Табигать hәрбер кешене ирекле итеп яралта. Шуңа күрә аның өчен бу дөньяда иректән дә кадерлерәк берни дә була алмыйдыр.Әлеге мәҗмугада тупланган шигырь hәм поэмаларда шагыйрьнең җан хөрлеге, шәхес иреге турында уйланулары сурәтләнгән.

Утның яшисе килә: Шигырьләр. Зыятдинова Ф. Утның яшисе килә: Шигырьләр.

Автор: Зыятдинова Ф.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Җыентыкка шагыйрәнең лирик-фәлсәфи hәм балалар өчен язылган шигырьләре тупланды.

Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар Зәйдулла Р.Р. Мәгарә: Шигырьләр, поэмалар

Автор: Зәйдулла Р.Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Ркаил Зәйдулланың яңа җыентыгы шигърият сөючеләрне битараф калдырмас. Күзендә Татар моңы булган hәркемгә дә юллана әлеге шигырьләр. Газиз халкыбызның язмышы хакында уйланулардан тыш, биредә – ихлас мәхәббәт хисләре, хушлашу сагышы hәм киләсе көнгә өмет...

Мәңгелек сер: Шигырьләр, поэмалар Шәрипов Р. Мәңгелек сер: Шигырьләр, поэмалар

Автор: Шәрипов Р.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Әлеге китапка шагыйрьнең төрле елларда язылган нечкә лиризм белән сугарылган, уй-моңнарга бай шигырьләре тупланды.

Мең чакрымга мең чакрым: Шигырьләр Рахмани Р.Ф. Мең чакрымга мең чакрым: Шигырьләр

Автор: Рахмани Р.Ф.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

«Мең чакрымга мең чакрым» – гадәти шигырьләр җыелмасы түгел, ул – лирик геройның, бүлектән бүлеккә күчеп, катлаулана барган хис-кичерешләренә, яшәү тәҗрибәсенә, фикер-фәлсәфәсенә таянып үскән милли үзаң эволюциясен чагылдырган бербөтен китап. Равил Рахмани – әдәбият галиме. Аның татар балалар әдәбияты тарихына караган китап-хезмәтләре, әдәби-иҗат теориясенә hәм классик язучыларыбызның әсәрләрен анализлауга багышланган иҗат портретлары әдәбият сөючеләргә яхшы таныш. Ул, озак еллар Татарстан китап нәшриятында эшләп, 300ләп китапны төзеп hәм редакцияләп чыгарган мөхәррир дә... Автор шигъри китабын укучыга беренче тапкыр тәкъдим итә.

Йолдызлар белән күзгә-күз Сөләйманова С.Г. Йолдызлар белән күзгә-күз

Автор: Сөләйманова С.Г.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Искиткеч талантлы шагыйрә Саҗидә Сөләйманова (1926–1980) поэзиядә тирән эз калдырды, аны юкка гына “татарларның Анна Ахматовасы” дип йөртмиләр бит. С.Сөләйманованың иҗади мирасы илебез укучыларына Мәскәү нәшриятларында чыккан китаплары аркылы таныш. Әлеге җыентыкта аның әсәрләренең элегрәк басылган тәрҗемәләре дә, яңалары да урын алды. Соңгы – “Еллар аша” бүлегендә шигырьләрнең берничә тәрҗемә варианты тәкъдим ителде.

Мин – Себер татарымын!: Шигырьләр Корбан Р.Х. Мин – Себер татарымын!: Шигырьләр

Автор: Корбан Р.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Жыентыкка Төмән өлкәсендә яшәүче hәм шул төбәктә туган Себер татар шагыйрьләренең шигырьләре тупланды.

бит: