Тутый кош: татар халык әкиятләре Гатина Х.Х. Тутый кош: татар халык әкиятләре

Автор: Гатина Х.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Халидә Гатина тарафыннан төзелгән әлеге җыентыкта Татарстан hәм башка чит өлкәләрнең авылларында фольклор экспедицияләре вакытында язып алынган әкиятләр тупланды.

Казан альманахы – 2007 Мушинский Ә.Х. Казан альманахы – 2007

Автор: Мушинский Ә.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Киң даирә укучыларга адресланган әдәби-мәдәни басма.

Табигатьнең гаҗәеп дөньясы Вахтин В.Г., Вахтина Г.А. Табигатьнең гаҗәеп дөньясы

Авторлар: Вахтин В.Г., Вахтина Г.А.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Төсле фотоальбом Татарстан табигатенең матурлыгын аңларга, хайваннар тормышындагы серләргә төшенергә ярдәм итәр.

Бакчачының өстәл китабы Хәлилев Ф.Х. Бакчачының өстәл китабы

Автор: Хәлилев Ф.Х.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2005 ел.

Китап Россиянең урта полосасында яшәүче бакчачылар өчен язылган. Авторы – халык хуҗалыгы фәннәре кандидаты, атказанган халык хуҗалыгы хезмәткәре; гомере буе авылда яшәп, тормышын үсемлекләрне өйрәнүгә багышланган. Бу китапны да ул үзенең күпьеллык тәҗрибәсенә нигезләнеп язган. Гади һәм аңлаешлы тел белән автор бакчаны планлаштыру һәм төзү турында сөйли, үсемлек культураларын һәм аларның сортларын сайлау, җиләк-җимешне карау һәм мул уңыш алу серләрен ача; үсемлекләрне утырту, аларга су сибү, бөҗәк-паразитлардан саклау турында сөйли.

Сайланма әсәрләр: 2 томда, 1 том Шекспир У. Сайланма әсәрләр: 2 томда, 1 том

Автор: Шекспир У.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Бөек инглиз драматургы У.Шекспир (1564 – 1616) әсәрләренең бу томына аның татар театры сәхнәләрендә дә уңыш белән куелган иң популяр трагедияләре, комедиясе hәм тарихи драмасы керде. Китап татар театрының 100 еллыгы уңаеннан чыгарыла.

Күңел – дәрья: Публицистика Шәйхиева Г.Ф. Күңел – дәрья: Публицистика

Автор: Шәйхиева Г.Ф.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2006 ел.

Китапта сәясәтчеләр, әдәбият-сәнгать өлкәсендә шөhрәт казанган йолдызлар белән әңгәмәләр тупланган.

Сайланма әсәрләр: 2 томда, 2 том Шекспир У. Сайланма әсәрләр: 2 томда, 2 том

Автор: Шекспир У.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2007 ел.

Бөек инглиз драматургы У.Шекспир (1564–1616) әсәрләренең бу томына популяр трагедияләре hәм комедияләре керде. Китап татар театрының 100 еллыгы уңаеннан чыгарыла.

Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек Хаков В.Х., Бакирова С.Д., Латыйпова Ә.И. Товар турында мәгълүмат укыйбыз: кулланучыга белешмә-сүзлек

Авторлар: Хаков В.Х., Бакирова С.Д., Латыйпова Ә.И.

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2008 ел.

Җитештерелгән товар хакындагы мәгълүматны яхшырак беләсегез киләме? Беләсегез килсә, безнең кулланма сезнең өчен! Әлеге җыентыкта товарны дөрес сайлап алырга; ярлыклардагы, төргәк яисә өстәмә битләрдәге төрле билге һәм символларны профессиональ экспертлар ярдәменнән башка аңларга; кирәк булганда, ялган мәгълүматны үзеңә ачыкларга ярдәм итә торган материал тупланган. Әгәр сез сәүдә һәм җәмәгать туклануы өлкәсендәге белгеч яки товар җитештерү һәм сату белән шөгыльләнүче эшмәкәр икәнсез, кулланма сезнең профессиональ эшчәнлегегездә ярдәм итәр. Бәлки, сез дизайнер яки товар ярлыкларын эшләп чыгаручыдыр. Бу очракта да китап сезгә, шулай ук әлеге өлкәдә белем бирә торган уку йортлары укытучыларына, студентларына һәм укучыларына файдалы булыр.

Каеннар сары иде… Нотфуллина Н.К. Каеннар сары иде…

Автор: Нотфуллина Н.К.

Нәшрият: Мәгариф, 2004 ел.

Әлеге китапта татар әдәбиятының Бөек Ватан сугышы елларында иҗат ителгән күренекле әсәрләре урын алды.

Биләр – Болгарның бөек шәһәре Кутуев Ә.Г., Хуҗин Ф.Ш., Измайлов И.Л. Биләр – Болгарның бөек шәһәре

Авторлар: Кутуев Ә.Г., Хуҗин Ф.Ш., Измайлов И.Л.

Нәшрият: Заман, 2004 ел.

Буклет республикадагы атаклы, сирәк очрый торган тарихи һәм мәдәни һәйкәлләр арасында да аерым урын алган Бөек шәһәр – Биләрнең кыскача тарихын, Биләр авылы янында урнашкан "Изге чишмә" тарихын фото һәм рәсемнәрдә, аэрофотосурәттә, музей экспонатларында чагылдыра. Тарих белән кызыксынгын киң даирә укучыга тәкъдим ителә.

Бар Казан. Адреслар һәм белешмәләр китабы Бар Казан. Адреслар һәм белешмәләр китабы

Нәшрият: ТАТ, 1899 ел.

Белешмә басмада Казан шәһәрендә яшәүче кешеләрнең,административ, медицина, сәүдә-промышленность учрежденияләр исемлеге бар.

Ал  яулык, зәңгәр шәл Шакирова Т.Р., Фәйзрахманова Х.Г. Ал яулык, зәңгәр шәл

Авторлар: Шакирова Т.Р., Фәйзрахманова Х.Г.

Нәшрият: Мәгариф, 2005 ел.

Җыентыкка күренекле татар драматургларының гражданнар сугышы чорында һәм 20-30 елларда иҗат ителгән пьесалары тупланган.

Унике сәяхәтче: Әкиятләр Андерсен һ.К. Унике сәяхәтче: Әкиятләр

Автор: Андерсен һ.К.

Нәшрият: Мәгариф, 2008 ел.

Китапка Даниянең күренекле язучысы Һ.К. Андерсенның иң яхшы әкиятләре тупланды.

Древо жизни (татарская вышивка) Сергеева Н.Г. Древо жизни (татарская вышивка)

Автор: Сергеева Н.Г.

Нәшрият: Мәгариф

Китап укучыларны борынгы һәм хәзерге татар гамәли сәнгате, милли бизәк-орнаментлар белән таныштыра.

Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары Гарипова Ф.Г. Рухи башкалабыз: Мәшһүр татар авыллары

Автор: Гарипова Ф.Г.

Нәшрият: Мәгариф, 2005 ел.

Китапта республикабыздагы татар авылларының кыскача тарихы, географик атамалары, үткәне һәм хәзергесе бәян ителә.

Чемпион булу серләре: хоккей Чемпион булу серләре: хоккей

Нәшрият: Татарстан китап нəшрияты, 2010 ел.

«Чемпион булу серләре: хоккей» китабы, иң кызыклы, иң мавыктыргыч спорт төрләренең берсе булган хоккейга багышлана. Китапта хоккей тарихы, уен кагыйдәләре, «Ак Барс» командасы, «Ак Бүре» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче хоккейчылар хакында сүз алып барыла. Китап мәктәп яшендәге балаларга һәм спорт белән кызыксынучы киң даирә укучыларга адреслана.

1882 елга календарь һәм Казан буенча юл күрсәткече 1882 елга календарь һәм Казан буенча юл күрсәткече

Нәшрият: ТАТ, 1881 ел.

Әлеге басма - 1882 ел календаре, Казан шәһәренең юл күрсәткечее.

Нәни принц Сент-Экзюпери А. Нәни принц

Автор: Сент-Экзюпери А.

Нәшрият: Мәгариф, 2000 ел.

Фашистларга каршы Совет гаскәрләре белән янәшә француз очучыларыннан җыелган “Нормандия – Неман” эскадрилиясе дә сугыша. А.де Сент-Экзюпери – Советлар Союзы Герое, шушы канкойгыч сугышта һәлак була. Үлеменнән соң аның бу әкияте басылып чыга һәм укучыларны таң калдыра. Чөнки моңа кадәр беркемнең дә гомернең иң кадерге мизгелләре турында шулкадәр үтемле һәм гади итеп язганы юк иде әле...

Малайларга-кызларга: «тәмле» киңәшләр Малайларга-кызларга: «тәмле» киңәшләр

Нәшрият: Мәгариф, 2004 ел.

Балалар өчен аш-су китабы.

Баскервильләр эте. Маугли. Нәни принц Дойл А.К., Сент-Экзюпери А., Киплинг Р. Баскервильләр эте. Маугли. Нәни принц

Авторлар: Дойл А.К., Сент-Экзюпери А., Киплинг Р.

Нәшрият: Мәгариф, 2004 ел.

Әлеге китапта дөнья классикасы әсәрләре татар теленә тәрҗемә ителеп бирелә.

бит: